news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яңа мәчеткә манара кую эшләре төгәлләнеп килә
Иске мәчет урынында төзелә торган гыйбадәт йортын 2019 елның июнь аенда ачу ниятләнә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ"). Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә төзелүче яңа мәчеткә манара кую эшләре төгәлләнеп килә. Бу хакта җирле татарлар оешмасы хәбәр итә.
Воткинск җирлегендә мөселманнар 1807 елда төпләнеп яши башлый, ә беренче мәктәпләре 1906 елда ачыла. Анда Гыйракта белем алган Каһир Хәбиров укыта. Беренче мәчет 1878 елда салына.
Совет хакимияте елларында мәчетне юк итәргә теләүчеләр 1960 һәм 1980 елларда талпыныш ясап карый, әмма җирле халык аны саклауп калуга ирешә.
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдиннең 1978 елда биредә практика узганы мәгълүм.
Узган ел Воткинскида яңа, ике катлы мәчет салына башлады. Иске мәчет урынында төзелә торган гыйбадәт йортын 2019 елның июнь аенда ачу ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot