news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Ува бистәсе татарлары мәчет янындагы законсыз төзелешне туктатырга тырыша

Мәчет янындагы җирнең хуҗасы йорт төзим дип, зур сәүдә үзәге кора башлаган. Хәзер татарлар мәчет тирәсендә тынычлык бозылуыннан курка.

(Казан, 18 май, "Татар-информ", "Яңарыш", Элмира Нигъмәтҗан). Удмуртиянең Ува бистәсендәге мәчет тирәсендә кис­кен мәсьәлә туды, аның чишелешен эзләү максатында Ижевск шәһәрендәге К.Маркс урамында урнашкан Үзәк мәчеттә җыелыш узды, дип яза Удмуртиянең "Яңарыш" татар газетасы. Төп мәсьәлә шунда: Ува мәчете янында элек ике катлы агач йорт булган һәм әлеге йортның хуҗасы бүгенге көндә шушы өе урынына биек итеп сәүдә йорты төзи башлаган. Увада яшәүче татарлар моңа бик борчыла, төзелешне туктату юлларын эзлиләр, чөнки әлеге бина мәчетне тулысы белән каплаячак.
 
Җыелышта Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мәхәммәтшин, Ижевск шәһәренең Үзәк мәчете имам-хатыйбы Нәгыйм хәзрәт Каюмов, Ува мәчете имамы Абдур-Рахман хәзрәт Гатауллин, Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәтенең эчке сәясәт идарәсенең дини берләшмәләр эше буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Сергей Ильинский, журналистлар катнаш­ты.
 
Ува татарлары үз борчуларын белдереп, инде кая гына мөрәҗәгать итмәгән, Ува районы хакимияте вәкилләре белән дә очрашып сөйләшкән. Район хакимиятендә бу төзелешнең алар рөхсәтеннән башка баруы, документлар буенча әлеге йорт бары тик төзекләндерелергә генә тиеш дип юатканнар. Тик татарлар инде ике ел туктатылмыйча барган төзелешне күреп, тәмам хафага төшкән. Аптырагач, алар ярдәм өмет итеп, бергәләшеп мөфтияткә хат юллаган. Мөфтият үз чиратында прокуратурага, төзелеш эшләрен күз уңында тотучы оешмаларга мәсьәләне хәл итүләрен сорап хатлар язган. Алар, әлбәттә, җавапсыз калмаган. Төзелеш кануннарын бозып алып барылган төзелеш өчен хуҗасына ике мең штраф түләткәннәр.
 
"Нәрсә инде ул мондый зур төзелеш алып барган кеше өчен ике мең сум штраф?! Бу гына киртә түгел. Ул аны түләгән дә, бинаны төзүен алга таба да дәвам итә”, – ди җыелышта катнашучылар.
 
Бу хәлне уртага салып фикер алышканнан соң, вакыйганың асылына ныграк төшенер өчен, Увага барып кайтырга, халык белән дә, хакимият башлыгы белән дә очрашып сөйләшергә кирәк, дигән фикергә килде җыелышта катнашучылар. Һәм, кичекмәстән, Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Нәгыйм хәзрәт Каюмов, Сергей Ильинский һәм журналист Хәмидә Гайфуллина юлга чыкты.
 
Дөрестән дә, мәчеттән ерак түгел, күршедә кызу төзелеш бара. Мәчеткә җыелган халык бу турыда: “Башта йортның хуҗасы шушы иске йортын төзекләндерәм”, — дип, безне тынычландырды. Ә таш бина көн саен үскәннән-үсә. Мәчетне тәмам каплап бетерде. Төзелештән күренеп тора, бу торак йорт булмаячак, бина сәүдә йортына ошый. Алай була калса, әле ул мәчетне каплап кына калмый, бу тирәдә тынычлык һәм тәртип тә булмаячак. Хакимият башлыгына мөрәҗәгать иттек, нәтиҗә юк. Кирәк дип тапсалар, күптән төзелешне туктаткан булырлар иде инде”, – ди.
 
Ува районында мәчет – иман йорты да, татарларны берләш­терүче бер­дәнбер үзәк. Алар биредә дин сабакларын ала, аралаша.
Мәчеткә 90нчы елларда нигез салына. Төзелешне башлап җибәрүчеләрнең берсе Вәсил хәзрәт Мингазетдинов була. Аның һөнәре буенча инженер булуы да, кулында кирәкле эш кораллары, төзелеш материаллары булуы төзү эшен күпкә тизләткән. Вәсил хәзрәт үзе бу еллар турында: “Мәчет урынында элек чүплек, билдән кычыткан, агачлык иде. Шуларны чистартып, агачларын кисеп, җыештырып, урын әзерләдек. Мәчетне бер­гәләшеп, бик тиз күтәрдек. Әле төзелеш барган мәчет эчендә тимер кисмәккә торбалар ялгап, мич ягып җылыттык, намаз укыдык, тышта казан асып, ашау пешереп, дини бәйрәмнәрне билгеләп үттек”, – ди.
 
Вәсил хәзрәт Мингазетдинов мәчетнең беренче имамы да була. Аңа үз өстендә бик күп эшләргә, дини китаплар күп укырга туры килә. Ижауга йөреп, дин сабакларын ала. Ул оештырып җибәргән дини эшне хәзерге көндә Абдур-Рахман хәзрәт дәвам итә. Ул дини дәресләр оештырган. Ир-атлар атна саен җомга намазына җыела. Гаетләргә тирә-як авыллардан да киләләр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Абдур-Рахман хәзрәтнең үзенең дә дүрт яшьлек кызы бик кечкенәдән дин сабакларын өйрәнә. Быел ул Ижау­да узган Коръән уку бәйгесендә катнашып, беренче урын яулаган.
 
Ижау шәһәренең Үзәк мәчете имам-хатыйбы Нәгыйм хәзрәт Каюмов: “Бу йортны салырга рөхсәт юк. Хуҗасын мәчеттәге кешеләр дә, хакимият вәкилләре дә кисәткән. Күрәм: биредә чынлап берничә катлы йорт салына. Кешеләр әйтүе буенча, ул — сәүдә йорты. Аның тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Мәскәүдә шундый рөхсәтсез салган йортларны җимерәләр, бу кешене дә туктатырга кирәк. Үзе җимермәсә, мәхкәмә карары нигезендә махсус техника белән сүтеп ташларга кирәк булачак. Мәхкәмә шушы төзелешнең рөхсәтсез башкарылуы хакында карар чыгарыр дип ышанам”, – диде.
 
Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт: «Күршеләр белән тату яшәргә кирәк. Инде бу мөмкин булмый икән, дәүләт тарафыннан бирелгән юллар белән мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», — дигән фикердә.
 
 
Ува районы башлыгы Владимир Головин низаг тудыручының кануннар белән исәпләшмәве, кисәтүләргә карамастан, үзенең эшен дәвам итүе турында әйтте. “Без дә шушы ук законнар кысаларында эш итәбез. Аларны боза алмыйбыз. Әлеге төзелешне алып баручы кеше, сәүдә үзәге түгел, йорт төзим”, — дип бара. Шушындый олы йорт буламы дигәч, ул: “Филипп Киркоровларга шундый йорт­лар төзергә ярый. Безгә юкмыни?” – дип җавап бирә. Әлеге мәсьәләне эзлек­ле рәвештә, закон нигезендә чишәбез. Моңа чик кую эшенә мөфтият, җәмәгатьчелек килеп кушылгач, бергә уңай нәтиҗәгә ирешербез”, – диде. Ул мәсьәләне бары тик бер юл белән генә – суд аша гына хәл итеп булачак”, – дип җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100