Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиянең Тауҗамал авылында намаз укырга өйрәткән Галия Мәҗитовага рәхмәт әйтәләр
Аның ярдәме, төпле киңәшләре белән күп кенә хатын-кызлар намаз укый башлады, Коръән укырга өйрәнделәр, ди авылдашлары.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Байсар авылыннан Мәсхүдә Бәхтиева язмасы чыкты.
Тауҗамал авылында динне торгызуда, үстерүдә, саклауда Галия Мәҗитованың роле бик зур.
Аның әтисе Исмәгыйль лейтенант була. Әнисе Мәдинә белән дә хезмәт иткән урында танышалар. 1944 елда командованиенең бөтен составын Кировка җибәрәләр. Шул ук елны анда Галия туа. 6 айдан соң әтисе кызы белән хатынын аның әти-әниләре янына, Тауҗамал авылына җибәрә, ә үзе сугышка китә. «Сугыш бетәргә бер атна кала әтинең һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә», — дип сөйләде Галия апа.
Сугыштан соң яшәү авыр булганлыктан, әнисе Галияне әбисе янында калдырып, акча эшләргә дип, Воткинск шәһәренә китә. Шунда яши. Ә Галияне әби белән бабасы дини рухта тәрбиялиләр. «Өйрәнелмәгән сүрә өчен әби базга утырта иде», — дип сөйли Галия абыстай.
Мүшәк авылы мәктәбендә 7 нче сыйныфта укыганда, 1957 елда, бабасы вафат була. Шуңа күрә Галия апага укудан тыш колхозда да эшләргә туры килә. Ул тырышып хезмәт куя. «Мине шунда ук үлчәүче итеп алдылар», — дип искә ала Галия апа ул елларны. Шулай ук кыз бала печән чапкан, ашлык җыюда катнашкан, сыер сауган. Өйдә дә бөтен эш аның җилкәсенә төшә. Хуҗалыкта сыер, сарыклар, тавыклар асрыйлар. Галия апа әтисе өчен пенсия ала. «Бу акчага ашлык, печән сатып алдым», — дип искә ала абыстай.
Галия апа бик тырыш булып үсә. Кечкенәдән чигәргә, бәйләргә өйрәнгән.
1962 елда Тауҗамал егетенә кияүгә чыга. 4 бала таба. Әмма әбисен ялгыз калдырмый, бергә яшиләр, ул аңа бар кадер-хөрмәтен күрсәтә.
Ул вакытта абыстай булып торган Хәлимә апа 1982 елда Галия апаны вафат булган кешене юуда катнашырга чакыра. Хәлимә абыстай вафатыннан соң ул әлеге эш белән шөгыльләнә башлый һәм дингә тагы да якыная. Намаз укый, үлгәннәрне соңгы юлга озата, ураза тота.
2001 елда Тауҗамалда мәчет төзелде. Әлеге төзелешне оештыручыларның берсе Галия абыстай иде. Аллаһ йортын салуда Тауҗамал авылының гына түгел, Мүшәк, Байсар, Кияс авыллары халкы да катнашты. Авылда имам булмаганлыктан, гает намазлары, вәгазьләр уку өчен Ижау Җәмигъ мәчете имамнары килә. Алар авыл халкын Ислам нигезләренә өйрәтә башлыйлар. Галия апа да дини гыйлемен арттыра. 2006 елда Удмуртия мөселманнары белән хаҗ кыла. Хаҗдан соң Галия абыстай Ижау Җәмигъ мәчетендә оештырылган курсларда укый. «Гарәп хәрефләрен, Коръән укырга өйрәндем», — диде ул. 2009 елда абыстайга кече хаҗ кылырга насыйп була.
Алга таба Галия апа үз белемнәрен Тауҗамал, Байсар авылларыннан, Киястан килгән хатын-кызларга тапшыра башлый. Аның ярдәме, төпле киңәшләре белән күп кенә хатын-кызлар намаз укый башлады, Коръән укырга өйрәнделәр. Галия апага һәм аның гаиләсенә авыл халкы зур рәхмәтле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз