news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең татар яшьләре Түбән Кама сусаклагычы буенда слетка җыелды

Бирегә Пермь крае, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан да яшьләр килгән.

Удмуртиянең татар яшьләре Түбән Кама сусаклагычы буенда слетка җыелды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Удмуртия Республикасының «Иман» татар яшьләре берлеге Түбән Кама сусаклагычы буенда — Әгерҗе районының Салагыш авылы янында яшьләр слеты оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бирегә Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан яшьләр килгән.

«Слетның искиткеч яхшы оештырылуы, тәмле ризыклар, күпсанлы бәйгеләр, мастер-класслар һәм призлар чарада катнашучыларда онытылмаслык хис-кичерешләр калдырачак», диелә бу хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100