news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиянең "Татар кызы" исеме өчен ун кыз ярышачак
Җиңүче халыкара бәйгенең финалына юллама ала.
Скопировать ссылку
(Казан,1 март, "Татар-информ"). 5 апрель көнне Ижевск шәһәрендә "Татар кызы-2019" конкурсының төбәк җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта матурлык һәм сәләтлелек бәйгесенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
"Иң гүзәл, уңган, телебезне, гореф-гадәтләребезне камил белүче 10 кыз “Татар кызы” исемен алу өчен тырышачак. Ә җиңүче кыз конкурсның финалында катнашачак", - диелә хәбәрдә.
Билгеле булганча, "Татар кызы-2018" Халыкара конкурсында Удмуртия Республикасыннан Диләрә Гыйльметдинова җиңү яулаган иде. Шунлыктан, халыкара конкурсның финалы да быел Ижевск шәһәрендә уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2