news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең "Танок" ансамбле артистлары белән кайтучы автобус Домодедово районында ауган

А-107 автоюлында Домодедово районында ауган автобусның 14 кешесе хастаханәләрдә дәвалана.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Якшәмбе көнне Удмуртиянең "Танок" халык җыр һәм бию ансамбле артистлары белән кайтучы Мәскәү-Ижевск автобусы А-107 автоюлында Домодедово районында ауган. Бу хакта "РИА Новости"га төбәкнең ашыгыч хезмәт ярдәме вәкиле хәбәр иткән.

“14 кешесе хастаханәләрдә, тагын унысына амбулатор медицина ярдәме күрсәтелде”, - дигән агентлык әңгәмәдәше.

Мәскәү Эчке эшләр идарәсе мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар юк. РИА Новостига төбәкнең ашыгыч хезмәт ярдәме вәкиле хәбәр итүенчә, Домодедово районы хастаханәсенә 27 кеше китерелгән. Алар арасында дүрт бала һәм ике машина йөртүче бар.

Ансамбль вәкиле әйтүенчә, автобуста 28 артист һәм ике машина йөртүче булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot