news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Паюра мәчетендә укулар башланды

Дини дәресләр һәр җомга кичендә ахшам намазыннан соң үткәрелә.

Удмуртиянең Паюра мәчетендә укулар башланды
http://yanarysh.ru

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайты Паюра авылы мәчетендә укулар башлануын хәбәр итте.

Октябрь ахырында Мәүлид ае һәм уку елы башлануы хөрмәтенә Паюра авылы мәчетендә мәҗлес үткәрелде. Мул табын артында яңа суелган каз һәм үрдәк итеннән пешерелгән ботка ашадык, тәмле ризыклар белән чәй эчтек. Мәҗлескә җыелган мөселман кардәшләребез Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) тормышы турында вәгазь тыңладылар. Мондый күркәм чаралар — кешеләрне мәчеткә һәм дин дәресләренә йөрергә чакыру ысулларының берсе булып тора.

Мәҗлесне әзерләгән кешеләрнең тырышлыкларын Аллаһы Тәгалә кабул итеп, әҗер-савапларын насыйп итсә иде! Алдагы көннәрдә дә мәчетләрнең ишекләре ябылмыйча, намазларда, гыйлем мәҗлесләрендә катнашып, динебез Исламны өйрәнергә, хәерле гамәлләр кылырга язган булса иде! Амин! Дини дәресләр һәр җомга кичендә ахшам намазыннан соң үткәрелә. Рәхим итегез!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100