news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Лудорвай тарихи музей-тыюлыгында ачылачак Татар авылына экспонатлар җыялар

Лудорвайга Удмуртия төбәгендәге уникаль объект – 1892 елгы мәчет бинасын да күчерәчәкләр.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, “Яңарыш”, Эльвира Хуҗина). Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәреннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан “Лудорвай” музей-тыюлыгында татар авылын тасвирлаган комплекс барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Удмуртиянең “Яңарыш” татар газетасы.

Әлеге проект авторлары – музей җитәкчеләре. Максатлары – Удмуртиянең күпмилләтле республика икәнлеген күрсәтү.

“Лудорвай” музей-тыюлыгы 80нче елларда барлыкка килгән. 40 гектардан артык мәйданда рус һәм удмурт халкының көнкүрешен тасвирлаган 5 комплекс эшли. 2010 елда музей җитәкчеләре татар авылы комплексын булдыру турында сүз башлый, булачак милли үзәкнең проекты эшләнә.

“Әлеге комплексның нинди булырга тиешлеге турында бик күп тәкъдимнәр яңгырады. Мәйданда Чепца һәм Ижау татарлары көнкүрешен яктырткан йортлар һәм тарихи биналар урнаштырылачак”, – дип хәбәр итә “Лудорвай” музей-тыюлыгының директор урынбасары Ирина Вершинина. 

Шундый биналарның берсе – каланча – узган елны ук Балезино районыннан музей территориясенә кайтартылган. Кыш аенда музей хезмәткәрләре янә Балезино районына фәнни экспедиция белән барып, татар авылларында сакланган, тарихи әһәмияткә ия булган объектларны барлаган. Уникаль объектларның берсе – 1892 елда төзелгән мәчет бинасы – инде тиздән комплекс территориясенә күчереләчәк.

“Безгә әлеге эштә ярдәм күрсәткәне өчен Удмуртия Республикасының төньяк районнары буенча баш имам Илмир хәзрәт Касыймовка бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул безнең татарлар тормышын яктыртачак музеебызга кадерле ядкәр – XIX гасыр ахырына караган Коръән бүләк итте. Шулай ук безгә һәрвакыт ярдәм итүче “Яңарыш” газетасы коллективына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә бик рәхмәтле без”, – ди Ирина Вершинина.

Моңа кадәр “Лудорвай” музей-тыюлыгында татарлар тарихына кагылышлы 31 ядкарь сакланган. Музей хезмәткәрләре аларның санын артыру юнәлешендә даими эшли. “Безнең өчен һәрнәрсә дә кадерле. Татар халкының көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырган бөтен әйберне дә җыябыз, аеруча татар милли киемнәрен табасыбыз килә. Фондыбыз милли экспонатларга баеса, шат булыр идек. Удмуртиядә яшәүче татарлар безгә ярдәм итәрләр, бу эшкә битараф калмаслар дип ышанабыз”, – дип “Лудорвай" музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Светлана Данилова татарларны бу эштә актив булырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100