Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиянең Кистем авылында балалар өчен аерым Сабан туе үткәрелә
Удмуртиянең Кистем авылында балалар өчен аерым Сабан туе үткәрелә
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Май ахырында Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылында балалар өчен аерым Сабан туе үткәреләчәк. Авылның әле күптән түгел генә Казанда укып кайткан яшь имам-хатыйбы Ильмир хәзрәт Касыймов сүзләренә караганда, мондый чара яшь буынга милли уеннарда актив катнашу белән бергә, халкыбызның гасырлардан килгән милли—мәдәни хәзинәләре серләренә тирәнтенрәк төшенү мөмкинлеге дә бирә.
Авыл балалары милли тәрбияне, нигездә, гаиләдә ала. Дөрес, мәктәптә дә татар теле укытыла, әмма анда әле милли тәрбия мәсьәләләрендә шактый гына проблемалар бар. Авылның Мәдәният йорты да, татар мәдәни үзәге буларак, бу юнәлештә шактый гына эшләр башкара. Ә менә элгәреләрдән калган милли һәм дини йолаларны җиренә җиткереп үтәү һәм халык традицияләрен киңрәк җәелдерү балаларга бөтенләй башкача тәэсир итә. Шуңа күрә Кистем авылында балалар өчен аерым Сабан туе үткәрү турында ният кылынган да инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз