Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиянең Кистем авылы мәктәбе 175 еллык юбилеен билгеләп үтте
Удмуртиянең Кистем авылы мәктәбе 175 еллык юбилеен билгеләп үтте
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Удмуртиядәге Кистем авылы урта мәктәбенең 175 еллык юбилее республика күләмендә генә түгел, бөтен татар дөньясында истә калырлык бер вакыйга буларак билгеләп үтелде.
Бәйрәмгә Казаннан, Мәскәүдән, Екатеринбургтан, Ижевскидан һәм Удмуртиянең бик күп башка районнарыннан да кунаклар килгән иде. Алар арасында Удмуртия Дәүләт Советы һәм төрле министрлыклар вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзалары, “Ватаным Татарстан” белән “Татарстан яшьләре” газеталары һәм “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниесе журналистлары, шулай ук Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтәрияте активистлары һ.б. бар иде.
Кунаклар үз чыгышларында Әлфия Габделбәр кызы Касыймова җитәкчелек иткән Кистем урта мәктәбенең бүгенге уңышлары, эш-гамәлләре һәм үткәне турында сөйләде. Шушы чыгышларга караганда, Кистем мәктәбе тарихы бөтен татар халкының элек-электән үк аң-белемгә омтылуын дәлилли. Бу авылдан күренекле акыл ияләре чыккан. Мәсәлән, шушы авыл укытучысы Ибраһим Вәлиулла улы Әхмәров күк гөмбәзендә яңа йолдыз ачкан, ә Россия Федерациясенең атказанган геологы Хикмәтулла Һади улы Арслановның “Радиоуглерод: геохимия һәм геогронология” китабы югары уку йортларында дәреслек буларак файдаланыла. Техник фәннәр кандидаты Рифгать Мөхәммәтҗан улы Касыймов – Төркиянең Константинополь университетында француз телендә кибернетика һәм информатика буенча лекцияләр укый. Абыйлы-энеле бертуган Касыймовлар фамилиясен Казан урамнарының берсе йөртә. Бу абруйлы затларның барысы да диярлек үз заманында Кистем мәктәбен тәмамлаган шәхесләр.
Ижевскидан мәктәп юбилеена килгән милли оешма вәкилләре һәм мәгариф хезмәткәрләре үз чыгышларында мәктәптә ана телен һәм әдәбиятыны укытуның формасына кат-кат әйләнеп кайттылар. Әйе, бүгенге көндә Кистем мәктәбе рус теллеләр рәтендә санала. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты да монда фән буларак кына укытыла. Республика Мәгариф министрлыгының милли-тәрбия һәм укыту бүлеге белгече Әлфия Гайсина бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, үз чыгышында болай диде: “Милли мәктәпләр арасында Кистем мәктәбенең үзенең лаеклы урыны бар. Телебезне һәм тарихыбызны буыннан-буынга саклап калу, телнең нечкәлекләрен сабыйларыбызга җиткерә алу өстендә мәктәп коллективы зур һәм максатчан эш алып барды. Соңгы елларда авылда яшь белгечләрнең кайтуы киләчәктә дә милли белем учагының сүнмәячәгенә өмет уята”.
Укытучылар турында сүз чыккач, шуны әйтеп китү дә урынлы булыр. Кистем мәктәтбе укытучылар коллективының төп өлешен кайчандыр биредә белем алган укучылар тәшкил итә. Мәсәлән, Зиннәтулла Касыймовлар нәселенең генә дә гомуми педагогик стажы – 132 ел.
Тантанада катнашучылар Кистем мәктәбе укучылары һәм укытучыларының үз авылы тарихын бөртекләп җыюына да сокланып карады. Мәктәп музеенда тупланган хәзинәләр, коридорларда эленеп торган стендлардагы бай мәгълүмат үзе бәяләп бетергесез байлык. Кистем мәктәбе коллективы бу байлыкны буыннан-буынга тапшыра барырга ниятли.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Удмуртия Республикасы татар милли-мәдәни мохтәрияте, Татар иҗтимагый үзәге, Аксакаллар шурасы һ.б. кунаклар юбилей тантанасында мәктәпкә компьютерлар һәм йөзләгән дәреслекләр, сүзлекләр һәм татарча әдәби китаплар бүләк итте. Алар Кистем балаларына киләчәктә дә ана телен саклап калырга ярдәм итәчәк. Ә Удмуртия Президенты Александр Волков исеменнән мәктәпкә автобус бүләк ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз