news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең "Иман" татар яшьләре берлеге төбәктә "Яшь татар лидеры мәктәбе” оеш­тырачак

"Бу эштә безгә Татарстанның “Идел” Яшьләр үзәге ярдәмгә киләчәк", ди "Иман" берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге узган 2016 елга нәтиҗә ясады, дип яза Удмуртиянең "Яңарыш" татар газетасы.

"Милләтне, ана телен саклау бурычын алга сөреп, бик күп эшләр башкарылды, чаралар үткәрелде. “Әти, әни һәм бала” дип аталган гаилә кичәсендә без үзебезнең әти-әниләргә оешмабызның нинди эшләр башкарганын аңлаттык. Алар безнең милли юнәлештә киң кырлы эш алып баруыбызны күреп, горурланып утырдылар. Бу безнең өчен икеләтә бәхет булды, — дип сөйли үткән елда башкарылган эшләр турында "Иман" берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова. — “Татар кызы” конкурсының да дәрәҗәсе елдан-ел арта. Декабрь аенда яз айларында узачак конкурсның сайлап алу турын үткәрдек. Башка елларга караганда гаризаларның күбрәк булуы безне сөендерде. Быел 28 кыз арасыннан 12не сайлап алдык. “Татар кызы — 2017” конкурсының да яхшы үтәчәгенә ышанабыз".

Гөлфия Әхтәмова 2016 елдагы эшчәнлекнең яңалыгы буларак, Воткинскидагы “Иман” татар яшьләре белән берлектә беренче тапкыр “Ислам дине нигезләре” буенча лекция оештырылуын атый. "Әлеге лекцияләр аркылы яшьләрне үзебезнең динебез белән таныштырырга, аның чын асылын аңлатырга тырыштык. “Мин татарча сөйләшәм” акциясен дә без ел саен төрле форматта үткәрәбез. Узган елда акция өч көн дәвам итте. Шуның бер көнен 107нче балалар бакчасы нәниләренә багышладык. Төрле уеннар уйнатып, сабыйларга татар телендә мульт­фильм күрсәттек. Шулай ук акция кысаларында “Лифт” шәһәр проектлар штабында “Өч аяклы ат” фильмы күрсәтелде һәм зоопаркта төрле милли уеннар үткәрдек. Әлеге акциягә кушылучылар саны да елдан-ел арта", -  ди ул.

Төбәктә Чәкчәк бәйрәмендә дә катнашучылар һәм тамашачылар саны да арткан. Киләсе елда да бәйрәмне камилләштерү өстендә эшләячәкләр.

"Милли чараларны оештыру, уздыру өчен тәҗрибә, белем кирәк. Алтынга тиң киңәшләрне без Казанда алабыз. “Иман”лылар Татарстанның “Идел” Яшьләр үзәге оештырган күп чараларда катнаша. “Татар яшьләре көннәре”, “Дөньякүләм татар яшьләре форумы”, “Милләттебез хәзинәләре” балалар лагере, “Төрки яшьләр фестивале”, “Яшь татар лидеры мәктәбе” — әлеге чаралар безнең өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы. Аларда катнашып, илһам алып, тәэсирләнеп кайтабыз, яңа милли проектлар өстендә эшли башлыйбыз", — ди Гөлфия Әхтәмова.

Югарыда санап үтелгәннәр ел дәвамында башкарган эшләрнең иң зурлары гына. Соңгы елда “Иман” берлегенә тагын 20 кеше өстәлгән. Аларның күбесе төрле чараларда катнашырга өлгергән инде.

"2017 ел да төрле чараларга бай булыр дип көтелә. Удмуртиядә яшәүче балалар өчен “Яшь татар лидеры мәктәбе”н оеш­тырырга уйлыйбыз. Бу эштә безгә “Идел” Яшьләр үзәге ярдәмгә киләчәк. Шулай ук Сарапул шәһәрендә “Иман” берлегенең эшен яңартырга телибез. Димәк, татар теле, милләте, мәдәнияте һәм сәнгате өчен янып-көеп йөрүче яшьләр саны да артачак", —  дигән өметен белдерә "Иман" берлеге рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100