news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиянең Глазов шәһәрендә беренче мәчет ачылган
Яңа мәчеткә 2010 елның 22 декабрендә нигез салынган.
Скопировать ссылку
Владимир Васильев/архив
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Узган атнада Глазов шәһәрендә мәчет ачылган. Моңа кадәр җомга һәм дини бәйрәмнәр уңаеннан күмәк намазларны җирле мөселманнар Халыклар Дуслыгы йортында укый торган булган. Бу хакта җирле татарларның социаль челтәрдәге сәхифәсе хәбәр итә.
- Беренче мәчет Удмуртиядә 1906 елда төзелгән. Әмма Глазов шәһәрендә моңа кадәр Аллаһ йорты булмаган.
- Шәһәрдә беренче мәхәллә 1997 елда оешкан. Шул елны шәһәр хакимияте ярдәме белән мөселманнар өчен намаз уку өчен бүлмә бүлеп бирелгән. 2002 елда исә Халыклар Дуслыгы йортында мөселманнар өчен аерым урын бирелә.
- Яңа мәчеткә 2010 елның 22 декабрендә нигез салына. Быел 13 июльдә исә гыйбадәт йорты мөселманнар өчен ишекләрен ачкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2