Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиядән Хәйдәровлар гаиләсе: Балаларга дини белем бирү мөһим
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗинаның «Хәйдәровлар: «Балаларга дини белем бирү мөһим» дигән язмасы чыкты.
Фаиль һәм Лилия Хәйдәровлар үз гаилә эшен алып баралар, 3 бала тәрбиялиләр, татар теле, дин сагында да торалар. Һәр яктан да уңган-булганнар, җитезләр, тырышлар, сөбханАллаһ. Фаиль Әнәс улы «Татар эшмәкәрләре» клубына нигез салучыларның берсе, мәчет төзелешләре буенча Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинның уң кулы да.
Хәйдәровлар белән очрашып, кызыклы әңгәмә кордык.
Фаиль әфәнде, үзегез белән таныштырыгыз әле.
Мин Ижаудан, шунда туып-үстем, биредә белем алдым. Беренче югары белемем буенча – юрист. Быел Казанда Россия ислам университетын тәмамладым.
Лилия ханым, ә сез кайсы яклардан?
Мин Актаныш районының Актаныш авылыннан. 1997 елда әти-әниләр белән Ижауга күченеп килдек. Белемем буенча мин – хисапчы. Фаиль дә, мин дә гади гаиләдә үстек. Безне тырыш булырга, эшләргә, укырга кирәк, дип тәрбияләделәр.
Ничек таныштыгыз?
Әле Актанышта яшәгәндә үк җәйге каникулга Ижауга туганнарга килә идем. Без Фаиль белән кечкенәдән үк дуслар булып, бергә уйнап үстек. Абый белән сеңел кебек идек. Шуңа күрә бу дуслык мәхәббәткә әйләнер дип уйлап та карамаган идек. Аллаһка шөкер, 16 ел бергә яшибез. Бер кыз, ике ул тәрбиялибез.
Фаиль Әнәсович, үз эшегезне башлап җибәрү идеясе ничек, кайчан туды?
Мин кечкенәдән үз эшемне булдыру турында хыяллана идем. Ниләр генә эшләп карамадык без! Чәчтарашханә дә ачтык, төрле машиналар да алдык, үзебезне сатуда да сынап карадык. Аннан соң үзем эшләгән урында бер катлаулы мәсьәлә белән очраштым да, аны чишү барышында Удмуртиядә яңа оешма булдыру идеясе барлыкка килде һәм 2012 елда без радиация дәрәҗәсен үлчәүдә махсуслашкан лаборатория ачтык. Бүгенге көндә – «Хай-Тандем» оешмасы төп керем чыганагы. Без бөтен Россия буенча эшлибез: Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр.
Икенче эшчәнлек төре – дозиметрик җиһазларны тикшерү һәм ремонтлау.
Өченче юнәлеш – безнең ике лицензияле уку үзәге бар. Без кешеләрне төрле эшче һөнәрләренә өйрәтәбез. Уку үзәген ачу идеясе үзебездә квалификацияле кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү буларак та барлыкка килде.
Дүртенче юнәлеш – медицина учреждениеләренә хезмәт күрсәтү. Безнең оешма медицина радиация җиһазларының, томографларның, маммографларның, теш аппаратларының, радиациядән шәхси саклану чараларының эксплуатация параметрларын тикшерә.
Лилия ханым, ирегезнең үз эшен ачарга теләвен ничек кабул иттегез?
Моның Фаильнең балачак хыялы икәнен белә идем инде. Шуңа күрә аңа ышанып, тәвәккәлләп карарга булдык. Найм буенча эшләүнең нәрсә икәнен мин яхшы беләм. Укыган чагында да көндез укырга, кич эшкә чаба торган идем. Кайтып тагын дәресләреңне карыйсың да, 3-4 сәгать йоклап алгач, янә укуга, эшкә барасың. Хезмәт хакы бик аз иде. Мин Фаильгә бухгалтерия эшен алып барырга ярдәм итәм. Ә төшке аштан соң өйгә кайтып, вакытымны балалар белән үткәрәм. Аллаһка шөкер, хәзер мондый мөмкинлек булганга бик сөенәм.
Сезнең гаилә дини. Фаиль Әнәсович, дингә ничек килдегез?
Бишенче сыйныфта укыганда ук мине бабай якшәмбе курсларына язды. Аңа каршы килергә ярамый иде. Бабай әйткән икән, димәк, шулай эшләргә кирәк. Шулай итеп мин 3 ел дәвамында дини гыйлем алдым. Беренче сүрәләрне ятладым, Ислам дине нигезләренә өйрәндем. Шуннан соң тукталдым. Диннең миңа кирәклеген 30 яшьтә кабат аңладым. Яшибез, дөнья артыннан куабыз. Тик болар безгә ни өчен кирәк соң? Мондый уйлар күңелемә еш килде. Мин Пәйгамбәрләр тарихы белән таныштым, Коръән укый, динебезне өйрәнә башладым. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 32 яшемдә намазга бастым.
Лилия ханым, сез дә ирегез артыннан ияргәнсездер?
Мин кечкенә чагында әбием догалар ятлата иде. Әниемә дә шаяртып: «Бу бала берәр кайчан абыстай булыр», – дип әйтә торган иде. Күңелемдә Аллаһы Тәгаләгә ышану, ярату булса да, мин Фаиль дингә килү белән намазга басмадым. Гомумән, ул безне үгетләмәде, дингә килегез, дип кырт кисеп әйтмәде. Әмма Ислам, Пәйгамбәрләр турында еш сөйли иде. Аның сөйләгәннәрен яратып тыңлый идек. Шуннан соң кызыбыз Әдилә үзен якшәмбе курсларына язуын сорады. Кечкенә кызым дини гыйлемгә омтылганда, мин читтә калмам бит инде. Үзем дә мәчеткә укырга йөри башладым. Тик яулык бәйләми идем әле. Мәчеткә намазга барырга кирәк булганда, яулыгымны, күлмәгемне ала идем. Соңыннан тулысынча капланып йөрисем килде. Бу турыда иремә, әти-әниемә хәбәр иттем.
Мин яулык бәйләп бер ай вакыт та узмады, 7 яшьлек кызым да үзенең яулык бәйләргә теләвен әйтте. Без аңа әлегә моның мөһим түгеллеген, бераз үскәч бәйләргә мөмкин булуын аңлаттык. Тик ул әйткән сүзеннән кире кайтмады. Шуннан соң яулыгын салганы булмады. Хәзер ул яшүсмер кыз, холкы үзгәрә, егетләргә ошарга тырыша торган чоры. Бик борчылган идек, тик кызым аңа яулыкта рәхәт булуын аңлаткач, тынычландык. Ә улларыбыз инде без диндә булганда тудылар, алар белән җиңелрәк булды.
Димәк, сезнең гаиләдә дини тәрбия бирү – беренче урында?
Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да ярата. Ул безнең барыбызның да оҗмахка керүен тели. Шуңа күрә, бөтен кешегә дә, аеруча үзен мөселман дип санаучыларга, балаларын кечкенә чакта ук якшәмбе мәктәпләренә бирергә киңәш итәр идем. Үзегез намаз укымасагыз да, балаларыгызны укытыгыз. Чөнки ислам нигезләре, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт, балачактан салынмаса, соңыннан кайгы аркылы килергә, я бөтенләй дә килмәскә мөмкин. Ислам ул – яхшылык дине. Ә яхшылыкка кечкенәдән өйрәтергә кирәк.
Диндә булуыгыз бизнесны алып барырга комачауламыймы? Мәсәлән, шул ук кредитларны алырга ярамый.
Юк, диндә булуым ярдәм генә итә. Безнең илебездә кредитлар алмыйча да үз эшеңне алып барып була. Кредит ул акчага түземсезлек. Безнең оешма – федераль челтәрләрнең берсе. Һәм без аны кредитларсыз төзедек. Әйе, авыр. Ләкин эшләп чыгарга мөмкин. Кредитлар дөрес фикер йөртергә комачаулый. Кредит алмаганда, кеше күбрәк уйлый, авырлыклардан чыгарга юллар эзли. Кредит алалар да, эшләре барып чыкмаса, кредитны ничек түләргә микән, дип баш ваталар. Ә үз акчаларың «янса», банк алдында бурычлы булып та калмыйсың, яңа көч белән эшкә дә алынасың.
Сез икегез дә гел эштә, балаларга вакыт каламы? Гаилә кыйммәтләре сезнең өчен нәрсә ул?
Балаларга вакыт җитми, тик без моны төзәтергә тырышабыз. Лилия өйгә иртәрәк кайта, балаларны мәктәптән каршы ала, дәресләр әзерләргә ярдәм итә. Ул гаилә учагын саклый. Атна саен бергәләп каядыр ял итәргә чыгарга тырышабыз, бердәм булып йортыбызда нинди дә булса эш башкарабыз. Кичләрен балалар ятар алдыннан мин алар белән сөйләшәм, кайчагында шул 5 минутлык аралашу да мөһим роль уйный. Гаиләдә бер-беребезне аңлый, тыңлый беләбез. Үзара матур мөнәсәбәтләр саклансын өчен, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәк. Ачулы чакта бер-береңә әллә нәрсәләр әйтергә була, шуңа күрә сабыр булырга кирәк.
Лилия ханым, сез татар телендә сөйләшәсез, гаиләдә дә татар телендә аралашасызмы?
Әти-әни белән гел татарча сөйләшәбез. Олы кызым да татар телен аңлый. Хәзер 4 яшьлек улымны карарга әни ярдәм итә, ул оныгы белән туган телдә аралаша. Балалар үз телләрен белеп үссеннәр дип тырышабыз.
Фаиль әфәнде, ә сез туган телегезне беләсезме?
Мин балалар бакчасына баргач, тәрбиячеләр әнигә: «Улыгыз русча бер сүз дә белми», – дип, минем белән өйдә русча сөйләшергә кушканнар. Бездә татар телендә аралашу өчен мохит юк. Тел гаиләләрдә дә, мәктәпләрдә дә бетте. Мәдрәсәләрдә дә рус телендә укыталар хәзер. Әйе, бәлки эшмәкәр буларак, миңа татар теле кирәкмидер дә, ләкин татар милләте вәкиле буларак, мин туган телемне белмәгәнгә оялам. Мәдрәсәдә укыганда, татар теле курсларына йөрдем. Хәзер мин теләге булганнарга берничә онлайн дәрес уздырырга телим. Без инде аларны яздырдык. Тиздән дәресләр барлык социаль челтәрләрдә дә барлыкка киләчәк. Кызыксыну тудырса, без тагын 20 дәрес яздырачакбыз.
Кызыклы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз