news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядән Рәсимә ханым: Мин – удмуртча, удмуртлар татарча өйрәнде

Удмуртиядән Рәсимә ханым: Мин – удмуртча, удмуртлар татарча өйрәнде
Фото: «Яңарыш» газетасы

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның «Мин – удмуртча, удмуртлар татарча өйрәнде» дигән язмасы чыкты. Анда аның татарлар яшәгән районнар буйлап сәяхәте тасвирлана.

«Бер сәяхәткә чыккач, Әхмәдидән кул сузымы гына арадагы Красногорск районы Бәрән (Бараны) авылындагы милләттәшләребезнең дә хәлләрен белеп чыгарга булдык. Басу юлы аша тиз генә барып җитәрбез дигән идек. Тик ул юлны нишләптер сөреп чыкканнар. Машинаны калдырып, җәяү киттек.

Бәрән авылында 4 кенә татар гаиләсе яши, калганнары руслар, удмуртлар. Шулар­ның берсе – ике катлы мәктәп каршында яшәүче Рәси­мә апа Дюкина. Капка тө­бе, ишегалды чәчәкләргә күмелгән. Бакчасында тәртип. Бер чүп үләне юк. Кәбестәгә охшаган яфракны күреп, хәйран калдым.

«Кәбестә түгел ул, кәлигә. Бик яратып ашыйбыз. Хәзер аны үстермиләр диярлек. Тик үзем яраткач, ел да утыртам», – ди Рәсимә апа.

Ишеткәнем булса да, бу тамыразыкны күргәнем юк иде. Рәсимә апа ничек итеп бирегә килеп урнашуы хакында сөйләде. «Мин үзем Әхмәдидән. Авылдан Широк авылына күчендек, миңа ул вакытта 16 яшь иде. 47 ел инде биредә яшәвемә. Широк авылы мәктәбендә русча укыдык. Мин аларны – татарчага, алар мине удмуртчага өйрәтәләр иде. Укытучым: «Рус теленә караганда удмурт телен яхшырак беләсең», – ди иде.

Мәктәпне тәмамлагач, кияүгә чыктым. Пешекче дә, мәктәптә идән юучы да булырга туры килде. Ирем дә Әхмәдидән иде. Аның белән бирегә, Бәрәнгә килеп төпләндек. Ул үлгәнгә 9 ел, хәзер ялгызым яшим, кызларым, оныкларым кайтып-килеп йөриләр», – ди. Гомер буе удмурт, рус арасында яшәсә дә, үз ана телен онытмаган ул. Юкса, аралашырга да кеше юк диярлек.

«Ирем, балаларым, әти-әниләр белән өйдә гел татарча сөй­ләштек. Балалар, онык­лар аңлыйлар, тик татарча сөйләшмиләр. Оныкларымның берсе Казанда укыды, татарча да өйрәнде, минем белән татарча җырлый да. Клубтагы «Умырзая» ансамбленә йөрим. Узган ел онык­ларым, киленнәрем бе­лән бергә милли киемнәрдән биеп тә күрсәттек. Конкурс­ларда катнашырга тырышабыз. Узган ел Кистемгә «Карга бот­ка»сына да бардык. Яшь вакытта чит авылда, башка милләт янында яшәүнең бер кыенлыгы да юк, чыга­сың да китәсең. Әхмәдигә дә кышын басу буенча чаңгыда җилдертә идем. Картайгач, барысы да искә төшә. Мәчеткә дә йөрисе килә. Авылда 4 татар гаиләсе бар. Шулай бер-беребезгә йөрешеп, үзара аралашабыз. Дини бәйрәмнәргә мәчеткә Әхмәдигә кайтабыз», – ди Рәсимә апа.

Тамырларын онытмыйлар... Красногорск районы Захватай авылында да булырга ту­ры килде. Анда мил­ләт­тәшебез Фуада Бал­­тачева гаиләсе яши. Ул үзе Бәрән авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, шигырьләр дә яза икән. Тормыш иптәше – фермер. Алар бройлер чебиләр, күркәләр, казлар, дуңгызлар асрыйлар. Йортлары каршында гына умарталык. Эш сөйгән кеше рәхәтләнеп яши авылда. Ире агачтан йорт җиһазлары ясау белән шөгыльләнә.

«Мине татар халкының гореф-гадәтләре, сәнгате кызыксындыра башлады. Төрле авыллардан экспонатлар җыям. Кулымдагы муенчак – Красногорск районы Красный бистәсеннән. Моны минем бабайлар, карт бабайлар кулланган. Сыер-таналарны урманга чыгарганда, муенчакны муеннарына аса торган булганнар. Малларын шуның тавышыннан тапканнар», – дип, төрле экспонатлар белән таныштырып китте.

Фуада ханым үз тамырларын да онытмый, шуларны барлау белән шө­гыльләнә. Нәселләренең шәҗәрәсен төзү өстендә эшли. Аның әби-бабалары Красный бистәсеннән. Авыл инде юкка чыккан, тик шулай булса да, алар ел да Сафуан абый белән бу авыл урынында биредән чыккан кешеләр белән очрашулар уздыралар. Шунда табын корып, Раиф хәзрәт догалар укып, самавырдан мәтрүшкә-бөтнекле, җиләкле чәйләр эчеп, авылдашларын искә алалар. Без дә әлеге урынга барып күреп килдек. Быел «Прохоровское» авыл җир­леге башлыгы Горбушина Н.А. ярдәме белән авылның зират коймасын әйләндереп алганнар. Авыл урман эчендә урнашкан булган. Элек аю-бүреләр күп булган. Хәзер дә агачлар арасыннан аю килеп чыгар төсле.

Фуада Балтачева авыл тарихы белән таныштырды. «Красный поселок»ка якын­ча 1918 елда нигез салына. Авылның беренче кешеләре берту­ган Яков һәм Антон Крысов гаиләләре була. Ку­лакларны сөрү елларында Юкамен районы Засеково авылыннан Балтачев фамилияле 6 гаилә күченеп килә. Йортлар салалар, җир эшкәртәләр. Хә­зерге вакытта шәҗәрә төзү һәм гаиләләрнең фотосурәтләрен җыю эшен алып барам. Аларның көнкүреш әйберләрен кадерләп саклыйм. Хәтта юкка чыккан авыл да безнең гаилә тари­хыбызның, мирасыбызның, уртак язмышыбызның бер өлеше булып кала. Минем әби-бабайлар, әти-әни шунда өйләнешкәннәр. Шуңа авыл бик якын», – ди ул.

Аның сүзләрен Сафуан абый Балтачев дәвам итте. «Мин тумышым белән бу авылдан. 1970 елда биредән армиягә киттем. Ул чагында монда 7 өй калган иде. Армиядән Бәрәнгә кайттым, чөнки әти-әни шунда күченгәннәр иде. Авылның чишмәсе, зираты гына калды. Зират коймаларын яңартырга 70 мең сумны үзебез җыйдык, калганын авыл җирлеге башлыгы язган проект хисабына ясадык. Бирегә ут кертә алмау сәбәпле, халыкның күпчелеге Бәрәнгә күченеп китәргә мәҗбүр булды. 1975 елда кү­ченеп беттеләр. Әлбәттә, туган-үскән җирне сагынабыз. Зур абыем, әбием биредә җирләнгән. Аларның чардуганнарын яңарттым. Урманчы булып эшләгәндә, аю очрады. Кулда балта гына иде, аю карап торды да китеп барды. Аю-бүреләр күп монда. Бакча артында да йөреп торалар», – ди.

Фуада ханымның хыялы – авыл тарихы турында китап чыгару. Максатына ирешергә насыйп булсын. Көн кичкә авышканда, кайтыр юлга кузгалдык. Урман юлыннан барганда, ник бер җан иясе очрасын. Интернет та, элемтә дә юк. Заманында гөрләп торган авылларның бетүеннән авыр хисләр белән тулы күңелне тагын шом басты. Ярый әле авылларда телебезне саклап, динебезне тотып яшәүче өлкәннәр бар. Тик үсеп килүче яшь буынга авылларның кирәге булырмы?»

news_right_1
news_right_2
news_bot