news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядән Рамил Шәяхмәтов: Яшьләрне кызыксындыру юлларын эзлибез - «Яңарыш»

Ни өчендер «депутат» дигән сүзне ишеткәч, күз алдына өлкән абзыйлар килә. Юкса, алар арасында яшь, белемле депутатлар да бар. Шуларның берсе – Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Рамил Галимҗан улы Шәяхмәтов.

Удмуртиядән Рамил Шәяхмәтов: Яшьләрне кызыксындыру юлларын эзлибез - «Яңарыш»
Фото: yanarysh.ru

(Казан, «Татар-информ», «Яңарыш», Гөлнара Вәлиева) Рамил Шәяхмәтов Ижевскиның 9нчы мәктәбендә белем алган. Гаиләдә бердәнбер бала. 11нче сыйныфны тәмамлап, ИжДТУда «Шәһәрләрне һәм сәнәгать предприятиеләрен су белән тәэмин итү», «Финанс һәм кредит» белгечлекләре буенча укый. 4нче курстан соң «Купол» заводына эшкә урнаша. Бу хакта ул үзе тәмләп бәян итте.

«Уку белән эшне бергә алып бардым. 20 яшьтән эшли башладым. Инде 17 ел биредә хезмәт куям. Техник булып эшли башлаган идем. Әйдәп баручы инженердан төркем җитәкчесенә кадәр үстем, Аллаһка шөкер. Шулай акрынлап күтәреләм.

Балачакта минем хыялым теш табибы булу иде. Аннан президент булырга хыялландым. Бу хыялымны хәзер көлеп искә алсам да, сәясәт минем өчен ят түгел. 2016 елда Шәһәр думасында Яшьләр парламентының беренче чакырылышына теркәлдем. Аны Шәһәр думасы рәисе Олег Гарин оеш­тырып җибәрде. Артур Мәһдиев, Артур Сәлимгәрәев белән сәясәттә беренче адымнарны атладык. Дус команда булып эшләдек. Үзебез өчен бик зур тәҗрибә булды. Форумнар, эшлек­ле уеннар уздырдык. Ике чакырылышта чыныкканнан соң, Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка кандидат буларак катнаштым. Сайлаучыларның ышанычын яулап, депутат булдым», – ди.

Хезмәт юлыгыз ничегрәк башланды?

– Әтием «Ижсталь» заводында – 35 ел, әни «Купол» заводында радиоаппаратура көйләүче булып 43 ел эшләде. Бабай да заводта эшләгән. Без нәселебез белән завод эшчеләре дияргә була. 3нче курс­тан соң үз профессияң буенча эш табу авыр, шунлыктан кемдер сатучы, курьер булып эшли. Минем дә эшлисе килә, тик ярты көнем генә буш булгач, эш табуы кыен иде. Беркөнне әни заводта эш барлыгын белеп, миңа хәбәр итте. Студентлар өчен ставка барлыгын белгәч, мин бик ашкынып бардым һәм үз һөнәрем буенча эшли башладым.

Укып эшләү авыр булмадымы?

– Уку белән эшне бергә алып баруның үз плюслары да бар. Теория белән прак­тиканы бергә алып бару һөнәрне якыннанрак үзләштерергә ярдәм итә. Студентлар 3нче курстан профильле предметларны укый башлыйлар. Заводның яшьләр советында да, 2018-2019 елларда Республика Яшьләр советында да эшләдем. Кайда гына булмасын, яшь галимнәргә, белгечләргә игътибар җитми бит ул. Шуңа күрә «Купол»да без яшь галимнәр өчен грантлар булдырдык. Соңгы вакытта Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Чуракова да: «Яшь галимнәргә игътибарны арттырырга кирәк», – ди. Димәк, без үсештә, алга барабыз. Яшьләрне кызыксындыру чараларын булдыру өстендә эшлибез. Бүген яшь галим белән курьер хезмәте икесе бер дәрәҗәдә бәяләнә. Кайда монда хаклык?! Яшьләрнең фән белән кызыксынуы бар, тик хезмәт хакы да тиешенчә булырга тиеш.

Яшь белгечләр өчен «Умник», «Старт» конкурслары оештырыла, заводларга студентлар килә башладылар. Бервакыт кими башлаган иде. Яшьләр эшләре буенча министр Максим Файзуллин белән очрашабыз, бу хакта аралашабыз. Мин үзем дә яшьләр өчен фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап, энергетика өлкәсендә беренче проектны якладым. Заводтан шундый ярдәм алгач, үз-үземә ышаныч артты. Үземнең коммерцияле булмаган оешмам да бар. Әле грант алган юк. Өметне югалтмыйм.

Закон чыгару – зур эш, аны башлау гына аз, барлык инстанцияләр буенча үткәрергә һәм гамәлгә ашыруга кадәр җиткерергә кирәк. Бу өлкәдә сыйфатлы тәкъдимнәрне ничек әзерләп була?

– Законнарны әзерләгәндә, кагыйдә буларак, кырда бер генә сугышчы түгел. Өлкә, чыннан да, үзенчәлекле, монда фикердәшләрнең, профессионалларның, хокук белгечләренең тәҗрибәсе һәм ярдәме кирәк. Миңа Ижауның Яшьләр парламентында эшләү тәҗрибәсе бик ярдәм итә. Яшьләр өчен без 100гә якын укыту, социаль һәм хәйрия чараларын оештырдык. Әмма безнең төп эшебез нәкъ менә закон чыгару эшчәнлегендә катнашу иде. Мин «Купол» заводына, аның хезмәткәрләренә һәм Ижауда яшәүчеләргә файда китергән биш закон проекты авторы булдым. «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге ту­рында»гы законга үзгәрешләр кертү турындагы инициативаларның берсе Россия Федерациясе Дәүләт Думасына барып җитте. Күпләргә кагылышлы мөһим проб­лемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирүче законнар чыгаруда катнашуыма шатланам.

Бүген татар яшьләре белән элем­тәләрегез ничек?

– Узган ел миңа «Иман» татар яшьләре белән танышырга туры килде. Җитәкчеләре Азалия, анда йөрүче яшьләр белән аралаштым. Яшьләр бик энергияле, янып тора торган, актив. Узган ел «Ижау батыры» фестивален уздыруга да матди ярдәм күрсәттем. Аларга һәрчак ярдәм итәргә әзер.

Сезгә күпчелек ниндирәк сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

– Депутат буларак, кешеләр белән элемтәдә торырга тырышам, хәтта күбесе минем телефон номерымны да беләләр. Миңа күпчелек ишегалларын яхшырту буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәләр: каядыр агач кисәргә, каядыр койма куярга, кар көрәргә... Сайлаучыларның наказлары белән эшлим, балалар бакчаларына, мәктәпләргә ярдәм итәм... Эшләп торасың, наказлар өстәлеп тора. Депутат булу ул – үз районың өчен җаваплылык дигән сүз. Округта хоккей мәй­данчыгы бар. 2023 елда аны тәртиптә тоту өчен кар көрәгеч сатып алдым. Нинди эшкә тотынсаң да, акчага килеп терәлә. Әйтик, яшьләргә ярышларга йөрү өчен финанс ярдәме, тренерларның хезмәт хакларын күтәрү… Мондый сорау­ларны төрле министрлыклар аша хәл итәргә тырышабыз.

Физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комиссия әгъзасы буларак, бу өлкәдә быел нинди эшләр көтелүе турында да әйтеп үтегез әле.

«Ижсталь» боз сараеның реконструкциясен тәмамлау, Лукин исемендәге Олимпия резервы мәктәбенә капремонт, Кулакова исемендәге спорт комплексына җи­һазлар саклау камералары төзү, 2029 елга кадәр «Аврора» кинотеат­ры урынында спорт комплексы, баскетбол залы төзү планлаш­тырылган. 2026 ел ахырына «Боз сарае» ачылу көтелә. Безнең республикада биатлончылар да, шахматчылар да, җиңел атлетиканы сөючеләр дә бар. Профессиональ спорт үсеше өчен барысын да эшләргә тырышабыз.

Яшьләргә теләкләрегез?

Эшләргә, үсешкә максат һәм теләк булу – иң мөһиме. Уңышның 90 проценты тырышлыктан, хезмәттән килә. Хәзерге вакытта волонтерлык хәрәкәте бик нык үсештә. Алар төрле тармакта эшлиләр. Яшьләр үзләрен волонтер буларак сынап карап, үзләренә якын булган юнәлешне сайлый алалар.

Рамил, син татар телен фән буларак укымагансың... Шулай булуга карамас­тан, синдә татарлык көчле. Милли чараларда булырга тырышасың, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, «Иман» татар яшьләре берлеге җыелышларында да һәрчак актив. Һәр ел саен үз округыңдагы милләт­тәшләребезгә «Яңарыш» газетасын яздырасыз...

Мин татарча аңлыйм, кызганычка каршы, үз фикерем­не ана телемдә җиткерә алмыйм. Өйдә без русча аралашабыз. Әти-әни татарча сөйләшмәгәч, аларга «мама, папа» дип дәштем. Кызганычка каршы, әти 5 ел элек вафат булды. Әни милли камыр ризыкларын бик тәмле пешерә. Өстәлдән бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, чәкчәк тә, гөбәдия өзелми. Ә минем иң яраткан ризыгым – пилмән. Мин аны үзем дә ясыйм, пешерәм. Мультиваркада шоколадлы-кокослы Брауни тортын, шарлотка кебек җиңел пирогларны да пешерәм. Интернеттан карыйм, үземнән нәрсәдер өстим. Бик тәмле килеп чыга.

Энергияне кайдан аласыз?

Акыл эшеннән соң бакчада физик эш ял иттерә. Узган ел чираттагы ялны шифаханәдә үткәрдем. Буш вакытларымда йөзү белән шөгыльләнәм, фотога төшерергә, тауларга менәргә яратам. Сәяхәтләргә бары тик тауларга йөрим. Монысы аерым бер тема. Элек мин моны күз алдына да китерә алмый идем: ничек инде таныш булмаган табигать кочагында палаткаларда йок­ларга була? Әле җитмәсә, биеклектән курку хисе дә бар. «Домбай», «Архыз» курортларында ял итеп, тауларында 10 көн йөрдем. «Кайт­кач, күңел яңадан шунда тарта», – дигәнгә ышанмый идем. Чынлап та, тауларның серле тарту көче бар икән. Мин биеклектән курка идем. Таулар мине чыныктырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot