news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядән Гөлчәчкә Әгълиуллина: Никах укылуын сизми дә калдым

Удмуртиядән Гөлчәчкә Әгълиуллина: Никах укылуын сизми дә калдым
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның «Никах укылуын сизми дә калдым» дигән язмасы чыкты.

Гөлчәчкә Әгълиуллина апа кордашлары кебек үк иң авыр тормыш сынауларын узган. «Сугыш чоры балалары» булып тарихка кереп кала бу буын.

«Авырлыкларны күп күрсәк тә, без нык булдык, безне Аллаһы Тәгалә сак­лады, аның барлыгына, берлегенә ышанып яшәгәнгә, күңелебездә иман нуры йөрткәнгә, без ул елларны, ул сынау­ларны исән-сау үтә алдык», – ди язмам герое.

Ул 1939 елның 29 гыйнварында Әгерҗе районы Барҗы авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. «Әнием Нәгыймә 36 яшендә якты дөньядан китте. Миңа ул чакта 7 яшь иде. Әти 3 бала (абыйларга 13 һәм 9 яшь иде) белән калды. Ул әле яңа гына шахтадан кайткан иде. 1939 елда безнең авылдан 3 гаилә вербовать ителеп, шахтага киткәннәр. 1941 елның язы булган бу. Сугыш чыга дип, әни белән безне – 3 баланы - әти авылга кайтарып җибәргән. Аның үзен җибәрмәгәннәр. Юлда «Дай ребенка», – дип, мине алырга теләүчеләр дә булган, тик әни мине бирмәгән.

«Аннан без 1 ай кайттык: «Синең бала чүпрәкләреңә кадәр урладылар», - дип сөйли иде әни. 1947 елда әти ялга кайткан иде, әни үлде. Шуннан ул китмәде, өйләнде. Үги әнкәйнең кызы бар иде, тагын уртак 2 балалары туды, шулай 6 бала үстек. Мин Барҗы мәктәбендә 7 ел укыдым», – дип, хатирәләрен күз алдыннан уздырып сөйләде Гөлчәчәк апа.

Гөлчәчкә апаның балачагы да бик күп­ләрнеке кебек: аякта – чабата, ашарга – такы-токы, кияргә кием булмый. Сугыштан соңгы авыр еллар. Аларны рәхимсез сугыш балалык рәхәтеннән бөтенләй мәхрүм иткән, авырлык­лар иртә җитлегергә этәргән. Гаиләләре ишле. Барысы белән дә уртак тел табып, сүзгә ки­лешмичә яшиләр.

13 яшендә Можгага барып, бала караучы булып эшкә урнаша. «Хуҗаларым руслар, бик әйбәт кешеләр иде. Авылдан чыккан бала, бер кәлимә русча белми идем. «Мин русча белмим, монда калмыйм», – дип еладым. Тик берни эшләп булмый, авыр вакытлар... Русчага хуҗабикәм өйрәтте. 9 айлык баланы карадым. Баштарак русча белмәгәч, кул хәрәкәте белән аңлата идем. 3 ел шунда яшәдем. Хуҗаларым миңа паспорт алырга да ярдәм иттеләр. Аннан «Дубитель» заводына эшкә кергәч, тулай торак бирделәр», – ди Гөлчәчәк апа.

Мин гаилә коруы турында кызыксынып: «Ирегез белән танышу тарихыгызны сөйләгез әле?» – дип сорадым. «Очрашып йөри торган егетнең дусты Мәгъсүмҗан кинога алып барам дип, безне - 3 кызны - «Победа» машинасына утыртып алып китте. Өйгә кереп чыгыйк әле дип, үзләренә алып керде. Без бүлмәгә уздык. Икенче бүлмәдә табын җыелган, анда хәзрәт утыра. Ул: «Кызның ризалыгын сорарга кирәк», – диде. Мәгъсүмҗан мин утырган бүлмәгә таба килде дә, үзе «Риза», - диде. Шулай итеп никах укылуын сизми дә калдым. Үзем елыйм, нишләргә белмим. Шулай калдым инде. Аннан улыбыз туды. Үз фамилиямә яздырганмын улымны. Ул вакытта әһәмият тә бирелмәгән.

Улыбыз 1нче сыйныфка кергәч, мәктәптән кайт­ты да: «Мин укучы – Нуриев Фирдаус Магсумзянович», – диде. Моны ишеткәч (һич онытасым юк), каенатам сикереп торды. Аннан ирем белән мәктәпкә киттеләр. «Документта ничек, шулай яздык. Икенче документ алып килсәгез, төзәтербез», – дип төзәтмәгәннәр.

Менә шул вакытта без ЗАГСка барып язылыштык. Ул вакытта язылышу турында да белмәдек. Шулай 24 ел гомер иттек. Үзем Можга тегү фабрикасында 18 ел эшләдем. 1974 елда Ижауга күчендек. Мин ЦУМга сатучы ярдәмчесе булып урнашып, өлкән сатучыга кадәр күтәрелдем. Авыр заманнар иде... Биредә 6 ел яшәгәч, ирем вакытсыз китеп барды», – ди.

Кызганычка каршы, тормыш сынаулары моның белән генә бетмәгән булып чыга. Тормыш иптәшен югалту ярасы өстенә, кабат төзәлмәс бала хәсрәте дә өстәлә. Ире үлеменнән соң 16 елдан улын югалта. Барысы да бер кечкенә йөрәккә. Нишлисең, язмышка каршы килеп булмый...

«Улым вафатыннан соң намазга бастым. Әгәр намазга басмасам, түзә алмас идем. Беркемгә дә бала кайгылары күрсәтмәсен. Сәламәт буласың килсә, шулай ук намазга басарга кирәк. Ул бик булыша. Һәр гаиләгә тигезлек телим. Ялгызлык ачысы, бала хәсрәтләре күрергә язмасын», – дип теләкләрен тели ул.

Гөлчәчкә апа хәзерге вакытта да Ленин районы Ветераннар советының Тимерьюл округы рәисе булып эшли. «Пенсиягә чыккач та эшләмичә тормадым. Сеңлем Дания белән киявебез Рәшит кибет ачкач, «Апа, мине эшләргә өйрәт», – дип үтенгәч, аларга булыштым. Анда 3 ел эшләдем. Мин Хезмәт ветераны булгач, ЦУМга Ветераннар советына чакырдылар. Ул таркалгач, 2007 елда үзебезнең районның Ветераннар советына бардым. Элек кибетләрдә ветераннарга арзанлы товарлар сатыла иде. Без шуларның барлыгын тикшерә идек.

Инде менә «Яңарыш»ны тарата башлавыма да 8нче ел. Элек кайдан алырга белми идем. Нокта оештырганда, 7-9 кешедән башлап җибәргән идем. Быел исә 12 газета таратам. «Яңарыш»ны көтеп алам, ошаган язмаларны икешәр тапкыр укыйм. Милләттәшләребезгә газетаны укырга тырышырга кирәк, дип әйтәсем килә. Татарча укый белмибез, диләр. Укый-укый өйрәнәсең, мәгънәсе буенча төшенеп була», – ди.

Гөлчәчкә апа бөтен яктан да килгән. Ул нинди эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Яшем бара дип тормый, заманнан калышмый, кулында – заманча телефон, Интернет дөньясы белән дә таныш. Ачык йөзле, киң күңелле һәм ярдәмчел булганы өчен аны туганнары да хөрмәт итә. Бүгенге көндә оныкларының, якыннарының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Гөлчәчкә апа белән Сабит абый икесе дә биш вакыт намазларын калдырмыйлар, ураза тотып, киләчәк буынның бәхетле яшәвен, илдә мул тормыш булуын теләп, намаз саен дога кылалар, Аллаһының биргәненә шөкер итеп яшиләр.

Шулкадәр кайгы-хәсрәт күрсә дә, сабыр була белгән, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәүче Гөлчәчкә апага сокланмый мөмкин түгел. Алдагы көннәрендә дә якын­нарының кадер-хөрмәтен тоеп, яшьләр өчен сабырлык, мәрхәмәтлелек үрнәге булып, хәерле гомер кичерергә насыйп булсын иде.

Сабит абый (хәләл җефете): «Бергә 2015 елның декабреннән яшибез, Әлхәмдүлилләһ. Танышуыбыз болайрак булды: ул мәчеткә сәдака бирергә дип килде. Минем дежур имам булган вакытым. Мин кемгә багышлап сәдака китерүе турында сораштым, ул исә иренең үлүе турында сөйләп бирде. Шул очрашудан соң намаз укыган саен Аллаһы Тәгаләдән Минәхмәт кызы Гөлчәчкәне миңа насыйп яр итүен сорадым. Аллаһыга шөкер, 8 ел бергә яшибез. Гөлчәчкә мине тәрбияләп, мәчеткә намазга озатып җибәрә. Намазларымны мәчеттә укып, өйгә сөенеп кайтам. Өйдә көтеп торучы булганда, кайтулары да күңелле шул. Буш вакытларда Коръән һәм 5 вакыт намазны калдырмыйча укыйбыз. Ураза тотарга әзерләнәбез. Инде яшебез бар. Мин 89 яшьтә. Гөлчәчкәне юбилее белән тәбриклим. Алдагы көннәрдә тигезлегебез белән, уразалар тотып, яшәргә насыйп итсен».

Фәйрүзә Шәйдуллина (Казан): «Гөлчәчкә апа – минем әнинең (Сәлимә) сеңлесе. Алар бертуганнар булмаса да, бер гаиләдә үскәннәр. Әнинең әтисе сугышта вафат булганнан соң, әби 3 балалы иргә кияүгә чыга. Әби кияүгә чыкканда, Гөлчәчкә апага 2 яшь, ә әнкәй 3нче класс­та була. Гөлчәчкә апа безне якын итеп, гел бертуганнарыдай күреп яши. Гомер буе кунакларга йөрешеп яшәделәр. Мәгъсүм җизни әткәй белән дус иде, зур эшләрне бергәләп эшләделәр. Гөлчәчкә апаны мин үземә үрнәк итеп куям. Ул гел зәвык белән, матур киенеп йөри, чибәр ханым. Эшләгән елларында бәйрәм саен безгә бүләкләр бирә иде. Без авыррак тормышта яшәдек, шуңа әти-әнинең миңа курчак алганнары булмады. Гөлчәчкә апаның малае гына иде, ә үзенең кызы булмагач, курчак­лар җыя иде. Шундый матур курчаклары күп иде аның. Кунакка килгәч, ул курчакларга әткәй тимәскә куша иде, мин шуларга карап кына утыра идем. Бервакыт Гөлчәчкә апа озын чәчле, кулыннан тоткач, үзе йөри торган курчагын миңа бүләк итте. Күп еллар ул курчакны саклап тордым. Әнием авырып, хастаханәдә ятканда, Гөлчәчкә апа: «Бар, бәбекәем, ял ит», – дип, мине ял иттерә иде. Якын туганым булмаса да, Гөлчәчкә апа – минем иң якын кешем. Гел елмаеп, исәнләшеп, күрешеп, хәл-әхвәл белешеп яшибез. Иң якын туган да аның кебек ярдәмчел булмас».

Зөлфирә Зиннур кызы Слюнкина (Шәһәр Думасы депутаты Николай Санниковның ярдәмчесе): «Гөлчәчкә ханым белән без инде 2014 елдан бирле хезмәттәшлек итәбез. Ул сайлаулар вакытында актив эшли, гел хәрәкәттә. Бик яхшы игътибарлы күзәтүче, агитатор, активист. Сәламәтлек, тигез тыныч тормыш телибез».

Дания Зиннәтуллина (сеңлесе): «Мин ападан 15 яшькә кечкенә. Ул мин кечкенә чакта авылдан чыгып китсә дә, гел авылга кайтып йөри иде. Кайчак җәйге каникулда улларын авылда кунакта калдырып китәләр дә, берничә көннән апа улын күрергә дип, олы юлдан соң 12 чакрым араны җәяү үтеп, үкчәле туфлиләрен кулына тотып, ашкынып кайтып җитә иде. Улын кочаклап-сөеп, бер чәшке чәен эчеп, тагын юлга кузгала иде. Ул вакытларда юллар да, һәр кешедә машина да юк иде бит. Апа лаеклы ялга чыккач, әле бергәләп сатучы булып эшләдек. Без апам белән охшаган, эшләгән чакта әле безне бутыйлар да иде. Ярдәм кирәк чакта, һәрчак ярдәм кулы сузучы Гөлчәчкә апа белән, Аллаһыга шөкер, хәзер дә бик дус, бердәм яшибез. Ул да безне бик хөрмәт итә. Гөлчәчкә апаның бер тик торганы юк. Аңа шул хәрәкәтләнү яшәү көче бирәдер, апабыз белән горурланабыз».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100