news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядән Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин: Гыйбадәт кылуны соңга калдырмагыз

Удмуртиядән Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин: Гыйбадәт кылуны соңга калдырмагыз
"Татар-информ" архивы

Удмуртия татарларының «Яңарыш» газетасында «Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин: «Гыйбадәт кылуны соңга калдырмагыз» дигән язма чыкты.

28 июньдә барча мөселманнар изге бәйрәмебез – Корбан гаетен билгеләп үтте. Бу көнне һәркайсыбыз, дөнья эшләрен читкә куеп, вакытны гыйбадәттә, бер-беребезне котлап, изге теләкләр теләп, саваплы гамәлләр кылып уздырырга тырыштык. Бәйрәм көнне республикабыз мәчетләрендә иртәдән үк азан тавышы яңгырады, халык мәчеткә агылды.

Ижау Җәмигъ мәчетенә бу юлы иртәнге алты тулып киткәч үк килеп җиттем. Ни гаҗәп, эчке якта гына түгел, урам якта да кеше күп җыелган иде инде. Көне дә кояшлы, җылы, рәхәт. Һәркемнең күңеле күтәренке, бер-берсен котларга, хәл-әхвәл белешергә ашыгалар. Җәйге каникуллар булганлыктанмы, бәйрәмгә килүчеләр арасында балаларның күп булуына игътибар иттем.

Камил Ясәвиев тә гаеткә 8 яшьлек оныгы Кәрим белән килгән. «Кичтән үк: «Мин дә синең белән барам», – диде. Иртән йоклап калыр дип уйлаган идем, бик тиз, җиңел уянды. Гаиләбездә дини бәйрәмнәрне һәрвакыт зурлап үткәрергә, гает намазларына йөрергә тырышабыз. Онык­ларыбыз да шуны күреп, динебезне белеп, якын итеп үсәләр», – диде Камил абый.

Соңрак кечкенә Кәримнең бабасы белән бер сафка басып намаз укыганын күргәч, ирексездән күңел тулды. Бер читтәрәк басып торучы, ак яулыкларын матур итеп бәйләгән, йөзләреннән елмаю китмәгән апаларга игътибар иттем. Өлкән яшьтә булсалар да, алар да сөенә-сөенә гаеткә килгәннәр. Илләребез тыныч, уңышлар мул булсын, дип дога кылалар иде.

«Без кечкенә чакта авылда ир-атларның тәһлил әйтеп баруларын, бала-чагаларның алар артыннан ияреп йөрүләрен әле дә яхшы хәтерлим. Яшь чакта ел саен диярлек корбан чалырга тырыша идек. Хәзер 5 вакыт намазымны укыйм, гает көннәрендә хәер бирергә, вәгазь тыңларга дип мәчеткә килергә тырышам», – диде Рәсимә апа Мукина.

«Аллаһ йортына барганда, әти-әнием, туганнарым, вафат булган күршеләрем рухына дога кылып килдем. Бәйрәмнәрне калдырмаска тырышам, мәчеткә килү – үзе бер рәхәт бәхет», – дип, сүзгә Сәкинә Садыйкова да кушылды.

Эш көне булса да, гает намазына яшьләр дә җыелды. «Минем өчен Корбан гаете – елның иң мөһим вакыйгаларының берсе. Бу көнне мөмкинлеге булган һәр кеше мәчеткә намазга килергә тиеш дип саныйм. Әле менә бүген дә дин кардәшләребезнең күпләп килүен күреп, сөендем. Димәк, динебез яшәр, мәчетләребез һәрвакыт тулы булыр», – диде 19 яшьлек Азат Зарипов.

Бәйрәм намазына кадәр Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин үтемле вәгазь сөйләде. «Без, мөселманнар, динебездәге ике бәйрәмне дә сагынып көтеп алабыз. Бергәләп мәчетләргә, гает намазына җыелабыз. Ураза гаетендә мохтаҗларга фитыр сәдакасы тапшырырга ашыксак, Корбан бәйрәмендә корбан чалырга тырышабыз. Гомумән, динебездә һәр бәйрәм – ул, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләне зурлау, Ул кушканнарны үтәү. Хәзерге вакытта безнең хаҗиларыбыз Мәккә тирәсендә хаҗ гамәлләре кылалар. Быел хаҗ кылу өчен бәяләр бик югары булса да, баручылар саны кимемәде. Алар арасында безнең республика мөселманнары да бар. Мин һәрвакыт әйтәм: хаҗ кылуны соңга калдырмагыз, мөмкинлек булу белән барыгыз. Тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Пандемия булды, менә хәзер бәяләр артты. Шуңа күрә гыйбадәт кылуны соңга калдырмагыз», - диде Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Вәгазь тыңлап, намаз укыганнан соң, һәркем үз гаиләсе янына ашыкты. Кемдер бәйрәм өстәле артына җыела, кемдер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен корбан чала. Раббыбыз һәрбарчабызның изге гамәлләрен кабул итсен!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100