news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядән 90 яшьлек Әминә Нәҗметдинова: Яшисем килә!

Удмуртиядән 90 яшьлек Әминә Нәҗметдинова: Яшисем килә!
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рәфилә Рәсүлеваның «Әминә Нәҗметдинова: «Яшисем килә!» дигән язмасы чыкты.

Сарапул шәһәреннән Сәлим исемле ир-ат шалтыратып: «Минем әниемә 20 декабрьдә 90 яшь тула, юбилеен үткәрмәссез микән?» – дип сорады. Мин аннан: «Яңарыш» газетасын аламы?» – дип сорадым. «Әйе, ала», – дип җавап бирде.

Мин Сарапулга юл төшкәндә, Әминә апа белән очрашырга булдым. Ишекне бик зәвыклы киенгән, ирененә иннек буяган апа ачты. Мин эчемнән генә: «Чыннан да, 90 яшь бар микәнни?» – дип уйладым. Әминә апа миңа шул арада паспортын күрсәтеп: «Минем әбием 103 яшькә кадәр яшәгән, аңа ошаганмын мин», – диде.

Ике чынаяк – ике ел

Тумышы белән Башкортстанның Шаран районы Ташлы авылыннан ул. Фән Вәлиәхмәтов белән бер авылдан. «Фәннең әтисе гармунчы,бик матур бии иде», – дип искә алды Әминә апа.

«Без ишле гаилә идек, әтием Сәгъди белән әнием Кафиянең дүрт баласы безгә кадәр вафат булган. Миннән соңгылар да хәзер бу дөньяда юк инде. Әзия апама 95 яшь, ул Казахстанда яши. Дүрт класс кына укырга туры килде миңа.

Әтиебезнең сугыштан «һәлак булган» дигән хәбәре килде. Гомумән, әти ике сугышта да катнашкан. Әниебезне шул вакытта төрмәгә утырттылар. Нык, көчле кеше иде әниебез. Ул үзебезнең сыер белән сабан сөреп, ашлык чәчеп йөри иде. Шунда иптәше белән капчык төбендә калган ашлыкны алып кайтканнар. Моны күрше күреп, әләкләгән.

Җыелыштан соң җитәкче яшьләр кереп, капчыкны селкеп караганнар. Әнинекеннән – ике, иптәшенекеннән биш чынаяк солы чыккан. Әнине ике елга утырттылар. Хәзер менә тонналап урласалар да, бернинди җәза юк!»

Шул арада әтидән «исән» дип хат килде. Әнигә «әти исән», дип әтигә «әнине төрмәгә утырттылар», дип хат яздык. Шул чакта авылдан-авылга йөреп, хәер сораштым мин. Туганнар булган авылларга бармыйм, оялам. Кайсы берсе бәрәңге бирә, кайсы капкасын бикли. Чөнки ул вакытта хәер сорашучылар бик күп иде. Биргән кешеләргә, теләкләр телим, сабый гына бит инде мин, андый теләкләрне каян белгәнмендер, хәзер исем китеп тора. Сыерыбызны әни кайтканчы сакладык без, аны да алып чыгып китәргә теләделәр. Буранда аңа кырдан салам эзләп йөрибез. Әле сыер савуга күрше балалары кереп җитә. Үзебезгә ул сөт аз гына кала иде.

Әнинең бакчада күмеп куйган бодае да булган. Ул төрмәдән әтинең туганнарына «бодайны казып алып, балаларга ашатыгыз», дип хат язган. Ә алар бодайны үзләренә алып киттеләр. Әзия апам, утыртырга бәрәңге сорап баргач: «Без үзебезнең балаларны ач калдырыйкмыни?» – дип, кире борганнар. Нәрсә генә ашамадык инде! Әле дә шаккатам, ничек шул ачлыкны кичереп, һаман да яшим икән дип!

Әни бер елдан соң кайтты. «Салкыннарда эшләргә туры килмәде миңа кызым, чөнки чабата үрә белә идем бит», – дип сөйли иде ул. Аннан соң әти дә кайтты, ул ике ел әсирлектә булган. Әти үзе күргәннәрен сөйләргә яратмый иде безгә. Хәер, кайткач туганнарын: «Минем балаларны хәер сорашып йөрткәнсез», – дип тиргәде, алар да рәхәт күреп яшәмәде.

Насыйбы шул булгандыр...

Миңа 18 яшь тулгач, авылга эшчеләр җыярга бер кеше килде. Без шактый гына авыл кешеләре Уфа шәһәренә төзелешкә эшкә киттек. Анда дүрт ел эшләдем, авыр иде эш. Әти авырый башлагач, кире авылга кайттым. Шул вакытта авылга Свердловск шәһәреннән бер егет кайткан иде. Ул шактый гына өлкән иде миннән. Ул мине кияүгә алып китте. Авылда, әлбәттә, читтән кайт­кан егет кыз алып китсә, бу кыз өчен дан иде.

Свердловскида яши башладык. Анда да авыр эштә эшләргә туры килде. Бер улыбыз туды, ләкин ул вафат булды. Ирем белән озак яши алмадык без, аерылыштык. Шул вакытта җизни килгән иде, мин аңа ияреп, кабат авылга кайтып киттем. Әти инде авыру булса да, минем авылда калуымны теләмәде, читтә кеше булсын дигәндер.

Мин Уфага юл тоттым. Бу юлы елга портында, тимер юлда эшләдем. Әлбәттә инде, йөк бушату, төяү – барысы да авыр эшләр. Бер елны мин Әзия апама – Казахстанга кунакка бардым. Апам гаиләсе белән шунда эшкә киткән иде. Аларга бер татар егете килеп йөри иде. Үзе механизатор, ял көннәрендә апаларда кунакта була. Садри белән без шунда таныштык. Мин Уфага кайтып киттем, ул минем арттан кайтты, ләкин мин аның белән китмәдем.

Бераз вакыттан соң: «Насыйбы шушы микән, - дип», – Казахстанга юл тоттым. Анда безнең өч балабыз туды. Мин мал-туар карадым, пешекче булып эшләдем. Иптәшем тумышы белән Әгерҗе районы Девятерня авылыннан, шуңа күрә без туган якларга Сарапулга кайтып төпләндек.

Сарапулда шактый еллар заводта хезмәт куйдым. Кызганыч, бүген улым Сәлим генә исән. Кызым белән улым якты дөнья белән хушлаштылар инде, онык­ларым бар».

Әминә апа сөйли, сөйли дә: «И минем күргәннәр», – дип уфтанып куя. Үзенең хәтере бик үткен, әле күзлексез укый, намазын калдырмый. Фатирыннан чисталык бөркелә.

«Мин яшьтән үк матур киенергә ярата идем. Авылда «автәрит» булдым. Яулыкларны юып, бөгәрләнмәсен дип, дәфтәр арасына тыгып йөри идем. Казахстанда торганда, тәрәзә челтәр-пәрдәләренең чисталыгына сокланалар иде. Керне саф, хуш ис килеп торсын дип, бүгенге көнгә кадәр тышта киптерәм. Дөньяда яшисе килә бит әле, кара җир асларына керәсе килми. Бик авыр заманнарда яшәсәм дә, йөрәк картаймый икән ул, үземә 90 яшь тула дип хис итмим. Шушы рәхәт заманда, акылым, сәламәтлегем булганда, тагы бераз яшисем килә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100