Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиядә яшәүче 95 яшьлек Фатыйма Гурьянова: Яшәргә дә әле яшәргә!
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рәфилә Рәсүлеваның «95 яшьлек Фатыйма Гурьянова: «Яшәргә дә әле яшәргә!» дигән язмасы чыкты.
«Бу тормышта юлдашым – Коръән китабы. Йоклаганда да янымда тора. Ул миңа көч бирә», – диде Кече Пурга районы Пугачево авылында яшәүче 95 яшьлек Фатыйма әби Гурьянова.
Исең-акылың китәрлек аңа! Тумышы белән Әгерҗе районы Девятерня авылыннан булган Фатыйма әби әле дә күзлексез укый, колагы сак, үзе шаян сүзле. Аның белән очрашып, үзебезгә күпме рухи көч алып кайттык!
«Авырганым юк, бер җирем дә авыртмый, Аллаһка шөкер. Яшисем килә!» – дип озатып калды ул безне. Әлбәттә, яшисең, Фатыйма әби! Чөнки әле синең авылдашларыңа мөнәҗәтләр өйрәтәсең, безне чакырып, кичә уздырасың бар. Шулай сүз куештык!
Иң кадерле китабым – Коръән
Фатыйма апа Девятерня авылында киң таралган Шәриповлар нәселеннән. Әнә шул нәселнең ак әбисе ул бүгенге көндә. «Безгә, 1929нчы елгыларга, ачлык вакыты туры килде бит. Нәрсә генә ашамадык! Әле дә исән калганбыз. Сугыш башланганда, миңа 11 яшь иде. Мин гаиләдә бер генә бала булдым. Әти-әнием башкалар кебек колхозда хезмәт куйды. Төрлесен күрдек. Җиденче классны тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесына укырга киттем.
Заманалар авыр иде, укый алмадым, авылда берүзе калган әнигә дә булышырга кирәк иде, кире кайттым. Киров шәһәрендәге хәрби заводта хезмәт куярга туры килде. Колхозда эшләдек инде. Булачак тормыш иптәшем белән Казанда очраштык. Ошаганмындыр инде, күп тә үтмәде ул мине авылга эзләп кайтты.
Авылда яши башладык. Кызыбыз Гөлсинә, улыбыз Марат туды. Ирем Кадыбаш мәктәбендә хезмәт дәресе укытты. Рус телендә сөйләшергә өйрәнәсе килә иде. Шуңа башта Сарапулга күченергә уйладык. Сарапул миңа зур авыл кебек кенә күренде. Ижауга киттек.
Поездда кайтабыз, шунда Шәрип абзыйны очраттык. Ул безгә шушы Пугачево поселогы турында бик матур итеп сөйләде. Кызыгып, бирегә күчеп килдек. Әле дә хәтеремдә: балаларга беренче класска барырга кирәк, укытучыларга бүләк итәргә чәчкәләр юк. Мин авылда үстергән яран гөлләремне алып килгән идем. Яран гөлдән гөлләмәләр ясап бирдем. Укытучылар әлеге гөлләргә: «Нинди матур чәчәкләр», – дип сокландылар.
Хәзер дә яран гөлләр үстерәм. Бирегә килгәч, мин башта хәрби бүлектә, аннан соң 20 ел көнкүреш комбинатында эшләдем, шуннан лаеклы ялга чыктым. Тормыш иптәшем 30 ел хәрби бүлектә эшләде. Биредә инде 65 ел яшим.
Пугачевода шартлау булганда, безнең йортның тәрәзәсеннән снаряд кереп, мичне җимерде, ә мин аңымны югалтып егылганмын. Күрше хәлемне белергә кермәсә, күпме шулай яткан булыр идем микән? Белмим. Йортыбызны әле дә төзекләндереп бетереп булмый.
Инде Ходай илләребезгә тынычлык бирсен. Мин – авылда бик хөрмәтле кеше. Коръән укый башлавыма да утыз ел инде. Гарәп хәрефләре белән укырга үзем өйрәндем. Иң кадерле китабым ул – Коръән. Биш вакыт намазымны калдырмыйм, мәет озатырга күрше авылларга чаклы алып китәләр.
Аллаһка шөкер, бер җирем дә авыртмый, әле дә күзлек кигәнем юк. Ходай миңа дин юлында булганга сәламәтлекне дә бирәдер дип уйлыйм.
Рус теле дигәннән, без аны барыбер яхшылап өйрәнә алмадык. Балалар да ана телендә сөйләшәләр, ә менә оныклар туган телебездә сөйләшми инде, шуңа җаным әрни.
Сабантуйга бүләксез кайтмыйм!
Мин тормышны, бәйрәмнәрне яратам. Яшь чагында бик матур җырлаучы озын чәчле чая кыз идем. Аеруча Сабан туен көтеп ала идем, хәзер дә шулай. Ел саен авылга Сабантуйга күчтәнәчләр белән кайтам. Атларга бүләк бирү гадәте электән үк килә, атларны бик яратам.
Ә ул гадәт болай башланды. Бер елны Нарат авылына – Сабан туена бардык. Алты ат чапты, соңгы килгән аттан кала, барысына да бүләк бирделәр. Ышанмассыз, атның шул чакта күзләреннән яшь тәгәрәп төште. Ат янына бардым, аның өстенә атланып чапкан малайга кулъяулык бирдем.
«Син атның ялына бәйлә, мин сиңа хәзер бүләк алып килеп җиткерәм», – дидем.
Иремне мотоцикл белән авылга җибәрдем. Бер апага күчтәнәчкә алып кайткан күлмәклек ситсыны алып килергә куштым. Бүләк килгәч, ул атның сөенгәнен күрсәгез. Шуннан соң үземә: «Бер елны да арттан килгән атны бүләксез калдырмам», – дип, сүз бирдем.
Хәзер ел саен сөлгеләрне алдан әзерләп алып кайтам, балаларга да күчтәнәчләр әзерлим.
Ходай биргән гомерне матур яшәргә кирәк
Үзем табиб була алмадым, ләкин хыялымны кызым Гөлсинә тормышка ашырды. Күп еллар терапевт булып эшли, оныгым да шул юлдан китте. Бүгенге көндә бик рәхәт яшим. Бәйрәм саен өлкәннәрне җыеп, Коръән ашы, мөнәҗәт кичәләре уздырам.
«Бу яшькә җиткән кебек түгел, яшьлегемне искә төшерәм дә, яшисем килә. Тормышымда авыр көннәр булса да, кешегә сөйләмәдем, бәхетле көннәрем күп булды. Гомерне бит берәү дә сорап алмый, биргән гомерне матур яшәргә кирәк, балалар!» – дип озатып калды ул безне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз