news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Илһам» шигырь укучылар бәйгесе узды

Удмуртиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Илһам» шигырь укучылар бәйгесе узды
Фото: Удмуртия Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе

Удмуртия Республикасының Кистем авылында республикакүләм «Илһам» шигырь укучылар бәйгесе узган. Әлеге конкурс 20 елдан артык үткәрелә һәм төбәктә татар телендә шигырь сөйләү осталыгын саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән мөһим мәдәни чара булып тора, дип хәбәр итә Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе.

Быел бәйге Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылган. Бу чараның мәдәниятара татулык һәм дуслык идеясен ныгытудагы әһәмиятен искәртә.

Бәйгедә төрле яшьтәге катнашучылар үз осталыкларын күрсәткән. Җиңүчеләргә дипломнар, шулай ук Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм иганәчеләр исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

Чара катнашучыларда һәм тамашачыларда зур кызыксыну уятты, татар мәдәниятен һәм әдәбиятын популярлаштыруга ярдәм итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot