news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә ун еллык тарихы булган «Гуртфест» авыл мәдәнияте фестивале узды

Удмуртиядә ун еллык тарихы булган «Гуртфест» авыл мәдәнияте фестивале узды
Фото: Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы

Удмуртиянең «Лудорвай» музей-тыюлыгында унынчы тапкыр авыл мәдәниятен бер мәйданга җыйган «Гуртфест» фестивале узды. Халыклар бердәмлеге елында ул Бал бәйрәме белән бергә оештырылды, дип хәбәр итә Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы.

Бәйрәм башлануга ук 114 еллык җил тегермәне әйләнә башлады. Аннан мәйданда җыелган халык, зур түгәрәккә басып, әйлән-бәйлән уйнады. Лудорвайда бу көнне борынгы авыл тормышы чын мәгънәсендә җанланды, диелә хәбәрдә.

Авыл осталары мәйданчыгында кул эшләрен яратучыларга эш җитәрлек булган: теләгән һәркем агач кашык ясап карый, балчыктан төрле әйберләр әвәли, кәбестә тозларга өйрәнә алган. Умартачылар исә үзләре җитештергән балны тәкъдим иткән.

Кунакларны аеруча татар мәйданчыгы кызыксындырган. Биредә Кияс, Балезино, Кече Пурга районнарыннан килгән татар ансамбльләре татар йортларын тәкъдим иткән.

Быел шулай ук Сарапул татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөлфәт Арсланов үзенең шәхси музыка кораллары коллекциясен алып килгән. Кунаклар төрле уен коралларын кызыксынып караган, кайберләрендә үзләре дә уйнап карый алган.

Сәхнәдә җыр-биюләр бер генә мизгелгә дә тынмады. Сибәләп торган яңгыр да бәйрәмгә комачаулый алмады. Киресенчә, халык таралырга ашыкмады – аралашты, җырлады, биеде, төрле халыкларның мәдәнияте белән танышты, диелә хәбәрдә.

«Ун ел дәвамында «Гуртфест» традицион мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Музыка, һөнәрчелек, халык уеннары һәм милли ашлар аша фестиваль республика халкын һәм кунакларны Россиянең мәдәни төрлелеге белән таныштыра. Бу эштә балалар һәм яшьләр дә актив катнаша. Шул рәвешле, гореф-гадәтләр киләсе буыннарга да күчә. Бу – «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычларыннан берсе», – дип билгеләп үткән Удмуртия Республикасы мәдәният министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Соловьёв.

«Гуртфест»ның төп көче дә шунда: биредә һәр халык үзен күрсәтә, ә тамашачы башкаларның мәдәниятен кызыксынып кабул итә, диелә хәбәрдә.

Фото: Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы

news_right_1
news_right_2
news_bot