news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә Татар яшьләре слеты узды

Удмуртиядә Татар яшьләре слеты узды
Фото: Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге

Удмуртиянең «Камские дали» ял базасында Татар яшьләре слеты узган. Бу хакта Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге хәбәр итте.

Проект кысаларында көндезге һәм кичке чаралар, шул исәптән каршылыклар полосасы, танышу өчен уникаль уеннар һәм традицион Сабан туе бәйрәме оештырылган. Традицион бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булган көрәш келәме, милли уеннар һәм җыр-биюләр яшьләрне үз тамырларына тагын да якынайткан. Һәр катнашучы үзен татар мәдәниятенең бер өлеше итеп тойган.

Фото: Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге

Чара барышында көн саен кыр кухнясы эшләп торган. Пешекчеләр катнашучыларны казанда пешкән тәмле ризыклар белән сыйлаган.

Проект төрле почмаклардан килгән иң актив, талантлы һәм иҗади яшьләрне җыйган. Чара барлык катнашучыларга онытылмаслык истәлекләр һәм яңа дуслар бүләк иткән.

Фото: Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге

news_right_1
news_right_2
news_bot