news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә «Татар кызы» бәйгесенә кызлар сайланды

Удмуртиядә «Татар кызы» бәйгесенә кызлар сайланды
Фото: «Яңарыш» газетасы

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Фәнзилә Салихованың «Татар кызы» бәйгесенә кызлар сайланды» дигән язмасы чыкты.

«Дирижер, дизайнер, булачак табиб, юрист – аларны татар сәнгатенә тартылу, мәдәнияте белән кызыксыну берләштерә. Удмуртиядә «Татар кызы» бәйгесенә катнашырга егермедән артык кыз теләк белдергән. Оеш­тыручылар бәйге шартларына туры килүчеләрне башта гаризалар аша сайлый. Шушы иләк аша узганнар кастингта очраштылар. Татарча итеп әйткәндә, сайлап алу була!

Сынауга килүчеләр быел җиде кыз иде, узган еллар белән чагыштырганда, тыйнаг­рак сан. Хәер, эш санда түгел, сыйфатта, диләр. Шулай булып чыкты да. Финалда катнашуга дәгъва итүче кызлар Ижау, Можга шәһәрләреннән. Кемдер эшли, кемдер әлегә югары белем ала. Кызлар балачак мавыгуларыннан алып, гаилә, әти-әниләре, яраткан шөгыльләре, иҗади уңышлары турында сөйләделәр. Җырлап-биеп, үзләре язган шигырьләрне укып, талантларын күрсәттеләр. Кемдер дулкынланып, тыйнак кына, кемдер тамчы да югалып калмыйча, кыю чыгыш ясады. Татарча белмәгәне русча сөйләде.

Амалия Гыйльметдинова Ижау музыка көллиятен тәмамлап, «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында Можга районы Үзәкләштерелгән клуб­лар системасында эшли. Япь-яшь булуына карамастан, «Родные просторы» хоры белән дирижерлык итә, фортепианода Рөстәм Яхин көен уйнап сокландырды. Конкурс­та елның елында Ижау медицина академиясе студентлары катнашып килә. Быел шуларның берсе – Эльвина Хаҗиева. «Узган елда филармония бинасында узган бәйгедә катнашкан кызларны матур татар киенәреннән күреп, кызыгып калган идем. Катнашу теләге туды. Җиңел булмаячак, әмма үзеңнән көчлерәк булган көндәшләр белән ярышу кызык ул. Укуны да калдырып булмый, репетицияләргә, осталык дәресләренә вакыт җиткерү кыен булачак, әмма бу җаваплылыкны арттыра гына, ул да әйбәт», – ди Эльвина.

Жюри мәхәббәтен яулаучыларның берсе Айсылу Ишалина булды. Үзе турында шигъри юллар белән сөйләде, җырлап күңелләрне кузгатты. «Мин Чаллы шәһәрендә туып-үстем. Кечкенәдән татар сәнгатендә кайнадым. Ижуда миңа татар мохите җитми, шуңа да бәйгедә катнашырга булдым. Мин шигырьләр укырга яратам, язарга да. Авыл­га гел кайтып йөрибез, өйдә туган телдә сөйләшәбез, татар этнокомпонетлы мәктәптә укыдым, анда чаралар татарча уза иде. Мин берничек тә татарча сөйләшми тора алмыйм», – ди ул.

Ләйсән Хикмәтуллина татар мохитен «Иман» татар яшьләре берлегендә тапкан, актив әгъзаларның берсе. «Мин җырлый да, бии дә белмим, сәләтем – каләм тибрәтү. Күңелем белән мин – татар кызы, шунысы иң мөһиме. «Татар кызы» бәйгесе сәләтне ачу, үстерү мөмкинлеге бирә, финалга кадәр безнең белән вокал, хореография укытучылары шөгыльләнәчәк», – дип сөйләде.

Быел «Артистлык осталыгы» дәрес­ләре дә өстәлә. Аны Халыклар иҗаты йорты белгече, «Шарж» яшьләр театры баш режиссеры Артем Шәймөхәммәтов алып барачак. Ул инде кастинг барышында кызларга киңәш­ләрен бирде. «Кастинг барышында кайсы белән ничек эшләргә кирәклеген күзаллап утырдым. Минем максат – аларны сәхнәдә яшәргә өйрәтү, күзләре янып торсын! Финалда «Мин –татар кызы!» – дип, чын горурлык белән ышанып атларлык булсын. Бүгеннән алып, шул дәрәҗәгә җитәрлек итеп эшләү минем үзем өчен дә кызык», – ди Артем.

«Татар кызы» бәйгесе оештырылып килә башлаганнан алып, миңа күбесенең сайлап алу турларын күзәтергә, финалларын тамаша кылырга туры килде. Беренче елларда ул шактый тыйнак узса, тора-бара көчле команда тупланып, бәйге республика дәрәҗәсендә көчле проектка әверелде. «Быел кызлар бик әзерлекле, көчлеләр. Финал матур булырга тиеш», – ди бәйге режиссеры Ләйлә Илькаева.

«Соңгы вакытта «Татар кызы» бәй­гесен ике елга бер генә уздырырга гадәтләндек. Быел без, оештыручылар, бәйгедә катнашырга теләүчеләр булыр микән дип бик тә борчылган идек. Әмма куркуларыбыз юкка булган: 20дән артык гариза килде, 8 кызны кастингка чакырдык. Ә кызлар?! Барысы да уңганнар, булганнар. Мондый состав – чын табыш, мондый бәхет бик сирәк тәти. Узган елларда, әйтик, 2-3 кыз башкалардан аерылып торса, калганнары артык тыйнак була иде. Бу юлы һәр кыз үзенчә талантлы, алар бер-берсенә бөтенләй охшамаган, һәрберсе истә кала торган. Татарчаны да беләләр, җырлыйлар, шигырь язалар, музыка коралларында уйнаучы осталар да бар. Кастинг таләбе буенча, хореографларыбыз кызлар белән дефиле элементлары, бию күнегүләрен башкардылар. Остазларыбыз да чиксез канәгать! «Кызлар һәр элементны тиз арада отып алалар, эшләве шулкадәр рәхәт, тизрәк алар белән эшлисе, иҗади номерларны сәхнәгә куясы килә», – диделәр.

3 апрельдә узачак финал чарасы бик тә кызыклы, онытыл­мас булырга охшап тора. Хәзер кызларны төрле мастер-класслар, очрашулар, фотосессияләр һәм репетицияләр көтә. Интеллектуаль сынаулар да булачак, аш-су осталыгын да тикшерергә уйлыйбыз. Быел конкурсыбыз Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Республика халык иҗаты йорты канаты астында уза. Командабызга актерлык осталыгы буенча остаз да өстәлде. Яшь, матур, сәләтле ир-егетләр булуы тагын да сөенечле. Һәр елдагыча татар хатын-кызларының уңганлыгына, булганлыгына дан җырлаячакбыз. Хәзер иң мөһиме – спонсорлар белән булган барлык килешүләрне ныгыту. Матди ярдәмнән башка әллә ниләр майтарып булмый, заман таләбе шул. Әле ярый, милләттәшләребез арасында киң күңелле, ярдәмчел эшмәкәрләребез бар», – диде оештыручыларның берсе Альбина Шәйхетдинова.

Финалда кызлар җидедән күбрәк булырга тиеш, кемдер кастингка билгеле бер сәбәпләр аркасында килә алмаган. Осталык дәресләре декабрьдә башланачак, ә финал апрель башында узачак».

news_right_1
news_right_2
news_bot