news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә «Татар кызчыгы, татар малае - 2022» бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклаганнар

9 апрельдә Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йортында республикакүләм «Татар кызчыгы, татар малае - 2022» бәйгесе булып узды. 

«Татар кызчыгы -2022» титулы Ралинә Габделфәртовага бирелсә, «Татар малае - 2022» исеменә Раяз Фәхретдинов лаек булды, дип яза «Яңарыш» газетасы.

Шулай ук һәр катнашучы бала төрле номинацияләрдә җиңеп, иганәчеләрдән һәм оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр, грамоталар алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot