news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә татар концертлары оештыручы Резидә Миркасыймова турында: Сәхнә белән тәрбияли

Удмуртиядә татар концертлары оештыручы Резидә Миркасыймова турында: Сәхнә белән тәрбияли
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның «Халыкны сәхнә белән тәрбияләүче» дигән язмасы чыкты.

Эчкерсез, туры сүзле кешеләр һәрвакыт соклану уята миндә. Андыйлар әллә кайдан башкаларны үзләренә тартып тора. «Яңарыш» газетасында эшли башлаган елларда белдерүләр, котлаулар рубрикасын алып барырга туры килде. Шул чакта Резидә Әлтәф кызы Миркасыймова белән якыннан таныштык һәм шуннан бирле тыгыз элемтәдә торабыз.

Резидә Әлтәф кызы – һәрчак кеше ара­сында, үз мәшәкатьләрен онытып, мил­ләттәшләребез өчен янып йөри торган ханым. Хәзерге вакытта Татарстан, Башкортстан җырчылары белән элемтәдә торучы, зал тутырып тамашачы җыеп, татар артистларының концертларын оештыручы ул. Һәрбер концертта җырчылар аңа моның өчен рәхмәтләрен белдерәләр һәм тамашачылар хуплап, басып, алкышларга күмәләр.

Резидә Әлтәф кызы Миркасыймованың 14 гыйнварда 65 яшьлек юбилее. Шушы уңайдан аны ихлас күңелдән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, гадел булып калыгыз. Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәгездә балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз, тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез. Безнең теләкләргә милләттәшләребез дә кушыла.

Гөлнара Хмелева­ («Спартак» мәдәни­ят йор­ты мөдире): «Спартак» мәдәният йортында Резидә Әлтәф кызы белән 2017 елдан бирле эшлим. Ул озак еллар «Спартак» мәдәният йортын җи­тәкләде. Аның тырышлыгы белән халык концерт­ларга йөрергә өйрәнде. Нәкъ менә биредә яшәүчеләр 9 май, Район көне, Кичке Сабантуй кебек бәйрәмнәрне көтеп алалар. Алай гына да түгел, башка районнардан да әлеге бәйрәмнәргә ашкынып киләләр. Нәкъ менә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә «Родники», «Россиянка», «Бәхет», «Шатлык», «Рәйхан» ансамбльләре барлыкка килде. Алар бүгенге көндә дә тамашачыларны шатландыралар. Резидә апа тәҗрибәле хезмәткәр буларак та һәрвакыт киңәшләрен бирә һәм эше белән дә ярдәм итә. Шушы бергә эшләгән еллар эчендә аның сәләтенә сокланып туя алмыйм, анда энергия һәм оптимизм ташып тора! Алга таба да максатларга ирешергә язсын!»

Ирек Шәрипов (Казан шәһәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәк­че­се урынбасары, ТР буенча бүлекләр белән эшләү комитеты башлыгы): «90нчы еллар башыннан бирле Резидә Әлтәфовна татар милли хәрәкәтендә зур роль уйнап, халыкны тәрбияләүгә бик зур өлеш кертә. Мин аны татар милли хәрәкәтендә иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе дип саныйм һәм Мәсгуд Гаратуев, Закуан Нуретдин, Хәмидә Гайфуллина, Фәнүс Газизуллин кебек шәхесләр белән тиңлим. Ни өчен? Әйтик, иҗтимагый оешманың идарә әгъзалары була, алар 15-20 кеше. Ансамбльләрдә 20-30ар кеше шөгыльләнә. Газетаны 3-4 мең гаилә алдыра. Аларны да, концертка йөрүчеләрне дә мин татар милли хәрәкәте вәкилләре дип саныйм һәм алар дистәләрчә мең белән исәпләнә. Бу – Ижау шәһәренең бер үзенчәлеге. Биредә халык сәхнә белән тәрбияләнә. «Яңарыш» газетасында концерт­лар, мәдәни чаралар турында чыккан белде­рү­ләр – моның бер дәлиле. Рос­сиянең башка бер төбәгендә дә моның кадәр концертлар узмый.

Әлбәттә, бу беренче көннән үк алай булмады. Бу – Резидә Әлтәф кызы башкарган зур эшнең нәтиҗәсе. Дөрестән дә, сәхнә – халыкны тәрбияләү чарасы ул. Күз алдына китерегез: кеше атна саен гаиләсе белән концерт­ка бара һәм күпчелек гаиләләр (аларны меңләгән дияргә була) шуңа күнеккән. Бу бит – бик яхшы күренеш. Ләкин концерт оештыру бик җиңел эш түгел, артистлар белән сөйләшә белергә, халыкның күңеленә ятышлысын сайлап алырга кирәк. Моның өчен белем, зәвык кирәк. Резидә Әлтәф кызының мәдәният буенча югары белеме, зәвыгы, кеше белән уртак тел таба белү, оеш­тыру сәләте бар. Үзе кебек үк сәнгатькә гашыйк һәм уңышлы сәнгать әһелен – кызын Айсылуны тәрбияләп үстерде. Аңа тормышка аякка басарга ярдәм итте. Иң зур ихтирамга, хөрмәткә лаек шәхесләребезнең берсе ул Резидә Әлтәф кызы».

Ирек Мөхәммәтҗанов (Удмур­тиянең атказанган мәдәният хезмәткәре): «Резидә Әлтә­фовнаны 90нчы еллардан – милли хәрәкәтнең күтәрелеп, үсеп киткән чорыннан бирле беләм. «Спартак» халык ижаты йортында бик күп милли чаралар, концертлар аның ярдәмендә гөрләп уза иде. Ярдәмләшеп, бергә-бергә эшләдек, эшлибез. Алга таба да сау-сәламәт булып, халкыбызга хезмәт итәргә язсын!»

Ризат һәм Зинира Рамазановлар (Татарстанның популяр җырчылары): «Резидә апаны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Иң мөһиме, саулык телибез. Инде ничәмә-ничә еллар татар-баш­корт концертларын оештыручы буларак беләбез, русча әйтсәк, «неповторимая» ул. Шундый булып калсын! Сөйләшеп тә була аның белән. Бик рәхәт, бик уңайлы кеше. Ул безнең икенче әниебез шикелле Ижауда. Әле тагын озак еллар бергә эшләргә язсын. Без аны бик яратабыз».

Равил Шәрифуллин (Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, «Центральная» стоматология клиникасы директоры): «Резидә ханым бик зур эш башкара. Элек бу эшне Мират абый белән Нәйсә апа Ишметовлар алып бара иде. Алар Татарстаннан килгән Рафаэль Ильясов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Хәмдүнә Тимергалиева, Әлфия Авзаловаларны үз йортларында кунак итеп озаталар иде. Бу эш җиңел түгел. Элек артистлар безгә дә килә иделәр, әти алар белән дус иде. Шуңа бу эшнең ничек икәнлеген бик яхшы аңлыйм. Бүгенге көндә Татарстан, Башкортстан артистлары аны беләләр. Удмуртиядә яшәүче татарларны алар белән таныштырып, очраштырып торуы өчен аңа зур рәхмәт. 90нчы елларда «Спартак»та Яңа ел кичә­ләре үткәрә идек. Милли тормышта бергәләп эшләдек дисәм дә, ялгыш булмас. Ул милли-мәдәни автономияне оештыручыларның берсе дә әле. Аңа барысы өчен дә зур рәхмәт».

Дамир Таҗиев (эш­мәкәр): «Без Резидә бе­лән «Сандугач» үзеш­чән ансамбле оешкач таныштык. Ул концертлар куйган вакытта ярдәм итә иде. «Сандугач» ансамбле «Спартак» халык иҗат йортында эшли башлады. Ул вакытта Резидә анда директор булып эшләде. Ул безгә бер бүлмә бирде. Анда ремонт ясап, техникаларны урнаштырып, шунда шөгыльләнә идек. Удмуртия буенча концертлар куеп йөрдек. Казан, Мәскәүгә кадәр чыгышлар белән барырга туры килде. Резидә безгә һәрьяклап ярдәм итте. Татарлар өчен янып йөрүче кешеләрнең берсе ул. Аның белән эшләве күңелле иде. Артистлар белән эшләү җиңел түгел. Афәрин, Резидә! Аның кебек кешеләр республикабызда күбрәк булсын иде. Аңа тагын озак еллар эшләргә насыйп итсен».

Кәүсәргали Камальдинов (Ижауның Ленин районы прокуроры, хәзерге вакытта лаеклы ялда): «Бөек Ватан сугышында да артистлар зур хезмәт башкарганнар – агитбригадаларга тупланып, концерт­лар куеп, лекцияләр укып, халыкның рухын күтәрү өчен тырышканнар. Резидә ханым да, нинди генә авыр вакытлар булмасын, кешеләргә ярдәм итә. Халык өчен концертлар оештырып, аларны дөнья мәшәкатьләреннән арындыра, ял иттерә. Татарча начар белүче милләттәшләребез дә, моңга сусаганнар да шунда барып, моңнарыбызны, җырларыбызны тыңлап, илһам алып кайталар. Кайберәүләр концертларга балалары, оныклары белән йөриләр бит. Аларда туган телгә, мәдәни­ятебезгә мәхәббәт шулай тәрбияләнә. Бу аеруча мөһим. Алга таба да Резидә эшләвен дәвам итсен. Сәламәтлек телим».

Асия Садый­кова (Ижау шәһә­ре): «Резидәне байтактан беләм. Ирем белән бер концертны да калдыр­мый йөрергә тырышабыз. Резидә шалтыратып, һәр концерт­ка чакыра. Мин «Спартак» халык иҗаты йортына «Яңарыш» газетасын алырга да барам. Кайчан гына килсәм дә, Резидә ачык йөз белән каршы ала. Алга таба да аңа эшләргә көч-куәт, сәламәтлек бирсен. Резидәне бик хөрмәт итәбез, яратабыз».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100