Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиядә танылган табиб Әлфия Нәфыйкова: Хыялым тормышка ашты
Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Гөлнара Вәлиеваның танылган табиб Әлфия Нәфыйкова белән интервьюсы чыкты.
Быел 4 нче клиник хастаханәнең профилактика бүлеге табиб-терапевты Әлфия Әхәт кызы Нәфыйковага Ижауның Мактаулы гражданы исеме бирелде.
Үзем шәһәрнең икенче районында яшәсәм дә, 2019 елда Ленин районының 4 нче сырхауханәсе ачылу турында хәбәрне шатланып кабул иттем. Авылдан шәһәргә укырга килгәч тә, Ленин районының Төзүчеләр шәһәрчегендә яшәргә туры килде миңа. Авырып, эшкә йөрсәм йөрдем, тик поликлиникага бармадым, чөнки анда табибка күренү, тикшеренү сират күпере кичү белән бер иде. Төрле белгечләргә күренү, анализ бирү өчен авыруларга бөтен шәһәр буйлап йөрергә туры килә иде. Сырхауханә төзелешенең башында торучы Әлфия ханым белән очрашып әңгәмә кордык.
Үзегез белән таныштырып китегез әле.
– Тумышым белән Магнитогорскидан. Әтием Иж-Бубый авылыннан, аның әтисе, минем бабам, Магнитогорск якларына сөрелгән була. 8 нче сыйныфтан соң әти белән Иж-Бубыйга туганнарга кайттык. Бер уңайдан Ижаудагы туганнарда булдык. Мин балачактан табиб булырга хыяллана идем. Бер килгәч, Ижауда медицина институтын белешеп чыктык. Чөнки безнең шәһәрдә медицина буенча югары уку йорты юк иде. Мәктәпне тәмамлагач, бирегә килеп, имтиханнар тапшырдым һәм өйгә кайтып киттем.
Күпмедер вакыт узгач, «Укырга кердегез, килегез» дигән телеграмма килеп төште. Мин Ижауга, туганнарга килеп урнаштым һәм табиблыкка укый башладым. Иж-Бубыйга Сабантуйгакайткач, булачак ирем белән таныштым. Бу 10 июнь иде, ә инде 8 июльдә туй ясадык. 5 нче курста укыганда, 20 яшьтә кияүгә чыктым. 6 нчы курста укыганда, кызыбыз туды. Мединститутны тәмамлагач, 7 нче медсанчастьта яшүсмерләр табибы булып эшли башладым. Анда 3 ел эшләргә тиеш идем…
Иремә Клубная урамыннан фатир бирделәр. Аннан эшкә йөрү кыенлашты, өстәвенә кечкенә балабыз бар. Һәм мин өйгә якынрак 4 нче шәһәр поликлиникасына күчерүне сорадым. Баш табиб мине җибәрергә теләмәде, шулай да, 16 чакрым ераклыкка эшкә йөрүне исәпкә алып, гаризага кул куйды. 4 нче сырхауханә ике катлы бинада урнашкан иде. Башта участок табибы, аннары терапия бүлеге мөдире, ә 1998 елдан баш табиб урынбасары булып эшләдем.
Яңа сырхауханә бинасын төзетүне сорап, күп бусагалар таптавыгыз турында ишетеп беләм…
– Мин эшли башлаган вакытта сырхауханә бинасы Баранов урамында урнашкан иде. 1985 елда хастаханәнең түбәсе ишелеп төште. Мин фотога төшереп, аны җитәкчеләргә җибәрдем, яңа хастаханә кирәклеген сорадым. 2 ел бала белән декрет ялында утырганнан соң, яңа бинага эшкә чыгам дип уйлаган идем. Әле дә хәтерлим: декрет ялыннан соң беренче көн эшкә чыктым һәм идән җимерелеп, аягым төшеп китте. Линолеум астындагы идән черегән иде. Шуннан соң безне икенче бинага күчерделәр.
«Бердәм Россия» партиясенә кердем. Бервакыт табиб буларак миңа приемга 89 нчы мәктәп директоры һәм Ленин районы хатын-кызлар советы рәисе Людмила Повышева килде. Ул мине Хатын-кызлар советына чакырды. Күп балалы гаиләләргә, балалары булган проблемалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга ярдәм итүләре турында сөйләде.
Мин ул вакытта сырхауханә төзү проблемасы белән янып йөри идем инде. Кайда нинди җыелышта катнашсам да, «Яңа поликлиника төзергә кирәк!» – дигән сорауны күтәреп чыга идем. Шулай Президент Александр Волковка да барып җиттек. Мин сырхауханә җитәкчесе буларак түгел, иҗтимагый оешма җитәкчесе буларак йөрдем. Ленин районында яшим һәм эшлим, шуңа үз районым халкының ихтыяҗларын яклый идем. Ниһаять, бинаны төзи башларга дигән карар кабул ителде. Тик 3 нче балалар сырхауханәсе кирәгрәк дип, акчалар анда күчерелде.
Безнең тарихи альбомда «2012 елда Александр Волков карары белән сырхауханә төзелә башланды» дигән фотосурәт тә бар хәтта. Стеналарны төзеделәр дә, эш тагын тукталды. Аннан соң килгән җитәкче инвестор табарга кушты. Александр Бречалов килгәч, без Иҗтимагый палата, Хатын-кызлар советы исеменнән хат яздык. Әлеге проблема белән ул Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Ниһаять, илнең резерв фондыннан сырхауханәне төзеп бетерергә дип акчалар бирелде. Шундый авырлыклар, сабырлыклар белән 2019 елда яңа сырхауханәгә күчендек.
Үзебезнең тарихны бер альбомга туплап бардык. Фотосурәтләрдә тарих чагыла. Бик күп еллар уңайлыкларсыз бинада эшләсәк тә, табиблар, хезмәткәрләр бер гаилә кебек яшәдек, авырлыкларга бирешмәдек, күрсәткечләребез дә начар түгел иде. Хәзер инде шатланып туя алмыйбыз: чиста, якты, җылы бинада эшлибез, кирәкле җиһазлар бар. Пациентларга процедуралар өчен бөтен шәһәр буйлап йөрергә кирәк булмавына сөенеп туя алмыйм. Яңа бина булгач, барлык проблемалар чишелгән дип уйлый күрмәгез. Соңгы вакытта, тар белгечле табиблар җитми. Электрон язылу белән кыенлыклар бар, барлык пациентлар да аннан файдалана белми.
Сез табиб кына түгел, шулай ук иҗтимагый тормышта да актив эш алып барасыз.
– «Яңа поликлиника кирәк», – дигән хыял белән йөргәндә, мине Ижау иҗтимагый палатасы әгъзалары гына түгел, башка оешмалар да хуплады. Ветераннар советы, Чернобыльчеләр берлеге, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте, Фаиз хәзрәт җитәкчелегендәге мөфтият вәкилләре, Шәһәр думасы, Дәүләт Советы депутатлары белән еш очраштык. Безне, Хатын-кызлар советы вәкилләрен, Удмуртиянең беренче Президенты Александр Волков 4 тапкыр кабул итте. Массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать иттек, депутатларның сайлаучылар белән очрашуларында чыгыш ясадык. Шулай итеп, проблеманы чишәргә район халкын җәлеп иттек. Бергә булганга бу җитди мәсьәләне чишә алдык.
Ни өчен табиб һөнәрен сайладыгыз? Моңа нәрсә этәргеч булды?
– Әти-әнием табиб булуымны теләделәр. Алар үзләре гади эшче гаиләсеннән. «Гаиләдә табиб булырга тиеш!» – дия иделәр икесе дә. Аллаһның кушканы шулай булгандыр, әти-әниемнең теләкләре тормышка ашты.Тагын бер кызык хәл. Балалар бакчасына йөргән чакта мине санитарка итеп билгеләделәр. Анда төшкән фотода мин ак сумкага кызыл плюс тамгасы төшерелгән букча тотканмын. Ул вакытларда шулай эш бүлешү бар иде бит. Кемдер су сибүче, кемдер санитар…
Мәктәптә яхшы билгеләргә укыдым. Институтка кергән чакта физика, химия, биологиядән имтихан бирдем. Физикадан имтихан вакытында, биремне 3 ысул белән эшләгәнне күреп, укытучы тыңлап та тормастан, «5»ле куеп чыгарды. Әти-әниләрнең дә, үземнең дә хыялым тормышка ашты, Аллаһка шөкер. Бик бәхетле кеше дип саныйм үземне, юлымда очраган укытучылар да гел ярдәм итеп тордылар, аларның тәҗрибәсе, өйрәтүләре тормышта бик ярдәм итте. Профессор Лев Лещинскийда укуыма бүген дә шатланам, горурланам.
Яшь табибларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Безне укыган чакта ук авыру табибтан елмаеп, яхшы кәеф белән чыгарга тиеш, дип өйрәттеләр. Бер-береңә яхшы мөгамәлә кирәк. Пациент табибка өмет белән килә. Табиб анда шул өметне уятырга тиеш. Дару гына түгел, яхшы сүз дә җан азыгы икәнен исләреннән чыгармасыннар иде. Холкым буенча әтиемә охшаганмын, ул оптимист һәм еш кына: «Беркайчан да күңелсезләнмә һәм кешеләргә яхшылык эшлә, ул сиңа кире кайтыр», – дия иде. Яшьләргә дә шушы киңәшне бирер идем.
Тормышта төрле хәлләр була. Сезнең шәһәребездән күченеп китү теләге дә булган…
– Әйе, булды. Чаллыда яшәүче абыем миңа бервакыт: «Гаиләң белән Чаллыга күчегез. Яхшы урынга җитәкче итеп урнаштырырмын, мул тормышта яшәрсез», – диде. Без гаиләбез белән фикер алыштык һәм күчәргә кирәк, дигән карарга килдек. Шулай уйланып йөргән вакытта, эштән кайтышлый троллейбустан чыгам, минем каршыга килүче берәү: «Әлфия Әхәтовна, исәнмесез!» – ди. Шулай исәнләшеп, сөйләштек. Ул миңа үзенең терелүен әйтеп, рәхмәтләрен җиткерде. Шуннан соң мин: «Ижауны, гомер иткән Ленин районымны яратам. Чаллыда ничек яши алырмын? Биредә мин һәр кешене диярлек беләм. Аларның хөрмәтен тоям», – дип уйладым. Шулай итеп, яраткан районымнан китә алмадым.
Гаиләгездә сезнең юлдан китүче бармы?
– Олы кызым Әнисә Удмурт дәүләт университетының биология-химия бүлеген тәмамлап, табиб-лаборант булып эшләде. Хәзер мәктәптә химия-биология фәнен укыта. Кече кызым Әдилә ветеринария өлкәсен сайлады. Первомай районы ветеринария станциясен җитәкли. Һәрберсе үз юлын тапты.
Барысына да ничек өлгерәсез?
– Балалар үстергән чакта ирем Рафаил зур ярдәмчем булды. Гаиләне икең бергәләп тарткан очракта гына тормыш бара. Эштә дә тоткарланырга, ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Балалар кечкенә чакта миңа ирем бик ярдәм итте, кызларны бакчадан алып, кичкә кадәр алар белән утыра иде. Иремнән уңдым, Аллаһка шөкер. 40 елдан артык бергә яшибез. Ул «Спецстрой»да эшләде, хәзер лаеклы ялда.Хәзер инде балалар үз гаиләләре белән яшиләр. 3 оныгыбызның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын дип, изге теләкләр теләп гомер итәбез.
Әлфия ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сәламәт булып, тыныч тормышта яшәргә насыйп итсен.
Үз эше өчен янып йөрүче, халык мәнфәгатен кайгыртучы җәмәгать эшлеклеләре булганда гына тормышны яхшы якка үзгәртеп була. Баш табиб урынбасары Әлфия Нәфыйкова булмаса, сырхауханә һаман да иске бинадан күчә алмас иде, минемчә.Шулай уйларга бирелеп кайтып барганда, Ленин районында яшәүче танышым Фәния Әхмәтшинаны очраттым. Минем нишләп йөрүемне белгәч, үзенең фикере белән уртаклашты: «Мин инде күп еллар Клубная урамында яшим. Сырхауханә Машина төзүчеләр бистәсендә булганда, автобус-троллейбус белән йөрергә туры килә иде. Әле бер генә тапкыр бармыйсың… Әнием авырып ятканда, табиб чакыру да авырлашты. Хәзер, Аллаһка шөкер, Әлфия Әхәтовнага рәхмәтләрем чиксез. Ул гына безне яңа сырхауханәле итте. Ул сырхауханә проблемалары белән генә түгел, Ленин районы тормышы өчен дә борчыла бит. Коралчы Драгунов скверы төзелүдә дә аның өлеше зур. Рәхмәт үзебезнең Әлфия Әхәт кызына!» – диде.
Әлфия Әхәт кызына хезмәтендәге казанышлары өчен мактаулы исемнәр юкка бирелмәгән. Ул Удмуртия Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, «Гасырлар меценатлары» Халыкара хәйрия фондының «Мәрхәмәт өчен» медаленә лаек. 2006 елда РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасына ия була. Бу аның хезмәтенә күрә зур хөрмәт. Ул – 2001 елдан бирле Ленин районының хатын-кызлар Советы рәисе, Шәһәр хатын-кызлар советы президиумы әгъзасы, Ленин районы хакимиятенең гаилә эшләре буенча координация советы әгъзасы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең беренчел оешмасы секретаре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз