news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә «Мирас» татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе була

Удмуртиядә IX-XI сыйныф укучылары, урта һөнәри уку йортлары студентлары һәм эшләүче яшьләр арасында «Мирас» татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе игълан ителде. Бу хакта Можга татарлары автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Чара «Татар халкының мәдәни мирасын саклыйбыз» дигән шигарь белән «Яшьләр елы»на багышлап үткәрелә. Конкурс 21 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Можга шәһәренең «Октябрь»-ЦНК» мәдәният йортында (Чапаев тыкрыгы, 8) узачак.

Фестиваль-бәйгенең төп максаты яшьләрдә татар халкының әдәби, мәдәни-тарихи, музыкаль, башкару, сәнгать һәм театраль мирасына карата кызыксыну уяту; татар халкының мәдәни үзенчәлеген һәм традицияләрен саклауда ярдәм күрсәтү, күпмилләтле җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны пропагандалау; талантлы башкаручыларны ачыклаудан һ.б. гыйбарәт.

Фестиваль-бәйгенең конкурс программасында Можга шәһәренең IX-XI сыйныф укучылары, урта һөнәри уку йортлары студентлары һәм эшләүче яшьләр (15-35 яшьтәгеләр) катнаша ала. Катнашу өчен 19 октябрьгә кадәр оештыру комитетына dkok8@yandex.ru электрон адресы буенча заявка җибәрергә кирәк. Башкарыла торган әсәрләрнең минус вариантын заявка белән бергә җибәрү сорала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100