news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә «Мирас» бәйге-фестивале булды

Удмуртиядә «Мирас» бәйге-фестивале булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Удмуртия Республикасында Яшьләр елы кысаларында Милли мәдәниятләр үзәгендә «Мирас» бәйге-фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге артистлар өч номинация - вокал, сәнгатьле сөйләү, хореография буенча катнашты.

Татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу максаты белән үткәрелгән конкурс җирле татарларының милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә узды. Катнашучыларны һәм кунакларны Можга шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Эльвира Насыйбуллина сәламләде.

Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot