Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиядә милли берләшмәләр көне үтте
Бүген Удмуртия Дәүләт Советында Милли-мәдәни берләшмәләр көне узды. Быел ул Россия халыклары бердәмлеге елына һәм «Удмуртиянең милли бизәге: төрлелектә – бердәмлек» темасына багышлап үткәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Чарага Удмуртиядә яшәүче төрле милләт вәкилләре, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре һәм активистлары җыелды. Алар арасында татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, «Яңарыш» татар газетасы журналистлары да бар иде.
Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Удмуртиядә башкарыла торган эшләр, яшьләр белән хезмәттәшлек итү, милләтара дуслыкны һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Милли-мәдәни берләшмә вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, гамәлгә ашырылган проектларны тәкъдим итте. Шулай ук милләтара хезмәттәшлекне үстерү, милли сәясәт өлкәсендәге өстенлекле юнәлешләр һәм алдагы бурычлар хакында фикер алыштылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз