news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә «Гурт-Fest» авыл мәдәнияте фестивалендә борынгы татар киемнәрен күрсәттеләр

Удмуртиядә «Гурт-Fest» авыл мәдәнияте фестивалендә борынгы татар киемнәрен күрсәттеләр
https://yanarysh.ru/

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗинаның «Нәкъ авылча» дигән язмасы чыкты.

Удмуртиядә алтынчы тапкыр регионара «Гурт-Fest» авыл мәдәнияте фестивале узды. Төрле халык җырлары, биюләр, уеннар, остаханәләр, бал сатучылар һәм авыл эшмәкәрләре ярминкәсе – «Лудорвай» музей-тыюлыгы бу көнне гөрләп торды. Чарада якынча 2500 кеше катнашты. Аларның һәрберсе бер генә көнгә булса да авыл мохитенә чумды.

Фестиваль музей-тыюлыкның күрке булган – быел 110 ел тулган тегермәнне эшләтеп җибәрүдән башланды. Аны бирегә 30 ел элек Алнаш районыннан алып кайтканнар. Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында чарада илнең төрле шәһәрләреннән һәм республикаларыннан килгән коллективлар, җырчылар чыгыш ясады.

«Гурт-Fest» милләтара дус­лык бәйрәменә әверелде дип әйтү дә ялгышу булмас. Ижау­дан килгән Виктор Главатских: «Руслар да, татарлар да, башкортлар да, чувашлар да рәхәтләнеп күңел ача бүген. Мин һәр халыкның мәдәнияте, аларның авылларда ничек яшәгәнлеге белән танышам. Мондый бәйрәмнәр төрле милләтләрне берләштерә дип саныйм», – дип, хисләре белән уртаклашты.

Воткинск шәһәреннән килгән Азат Әхмәдиевнең исә фестивальдә икенче тапкыр катнашуы икән. «Теге елны да килгән идек. Бик ошады. Монда тиздән Юкамен районыннан күчерелгән мәчетне дә ачачаклар икән. Аны да карап чыктык. Әле, Аллаһ боерса, киләсе елларда тагын килербез», – диде ул.

Әнә шундый җылы, матур сүзләрне күп ишеттем бу көнне. Үзара аралашып, танышып кына калмадылар, кунаклар милли ризыклардан да авыз иттеләр. «Татар йорты» итеп ясалган күргәзмәләр яныннан да кеше өзелмәде. Быел милләттәшләребез Юкамен, Кияс һәм Балезино районнарыннан килгән иде.

«Без милли костюмнар колекциясен алып килдек. Алар арасында шәхси, кулдан тегелгән күлмәкләр, шулай ук музей экспонатлары да бар. Бүген бәйрәмгә килгән халыкны шушы коллекция белән таныштырабыз. Максатыбыз – борынгы татар костюмнары үрнәкләрен күрсәтү», – диде төньяк районнар имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов. Алар сәхнәдә шушы костюмнардан чыгыш ясаганда, халык ах итеп, тын да алмый карады.

«Татарларның күлмәкләре бигрәк бай һәм матур икән!» – диде бер тамашачы, соклануын яшерә алмыйча.Юкамен районының Палагай авылыннан килгән милләт­тәшләребез кунакларны чәкчәк, кош теле белән сыйладылар. Авыз иткән һәркем: «Бик тәмле», – дип, рәхмәтләрен җиткерде. Нәсия апа Абашева милли ризыкны пешерү серләре белән таныштырды. «Камырны ничек кенә әзерләсәң дә, иң мөһиме матур теләк-догаларыңны әйтеп, күңел җылысы белән эшләргә кирәк», – диде ул.

Ә татар авылы мәдәнияте белән якыннанрак танышырга килгәннәрне баян, гармун тавышы белән Кияс районының «Чулпан» коллективы каршы алды. Алар фестивальдә ел саен катнашалар. «Монда килүче халык бик актив. Төрле сораулар бирәләр, кызыксыналар. Аларга татарларның тормышы, мәдәнияте турында сөйлибез. Үзебез дә башка районда яшәүче халыклар, милләтләр белән танышабыз. Бу юлы, мәсәлән, без бисермәннәрне күрдек, аралаштык, бергәләп фотога төштек», – диде Кияс районындагы татар милли оешмасы һәм «Чулпан» ансамбле җитәкчесе Мәсхүдә Бәхтиева.

Авыллар кечерәя, бетә барганда, бу фес­тиваль аерым әһәмияткә ия. Кайсы гына милләтне алма, аның гореф-гадәтләренең тамырлары авылларда саклана. Шушы традицияләрне, мәдәниятне яшь буынга тапшыру – төп бурыч, төп максат булып тора. Ә «Гурт-Fest» яшьләрне күпләп җыя. Димәк, киләчәктә фестивальнең дәрәҗәсе, әһәмияте тагы да ныграк артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100