news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә БПЛА һөҗүме аркасында өч кеше һәлак булган

Бүген күрше Удмуртиягә дошман пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Бу хакта республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ольга Абрамова хәбәр итте.

Ике БПЛА Удмуртия өстендә юк ителә. Төбәкнең төньягында граждан автомобиле зыян күргән. Ике кеше хастаханәгә озатылган, аларның берсе – бала.

«Кыз баланы хәле тотрыклану белән Ижевск шәһәренә китерәчәкләр. Урында барлык оператив хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», - дип хәбәр итте Ольга Абрамова.

news_right_1
news_right_2
news_bot