news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә балалар Сабан туе үтте

Удмуртиянең Завьял районы Варакино авылында «Бергә бәхетле» гаилә скверында «Казанышлар бәйрәме» исеме белән бишенче республикакүләм балалар Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел бәйрәм балалар талантын ачуга юнәлтелгән иде – сәхнәдә 17 яшькә кадәрле катнашучылар бию, җыр, сәнгатьле сөйләүдә, музыка коралларында уйнауда осталыкларын күрсәттеләр.

Сабантуйда һәркем үзенә шөгыль тапты – кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерештә, капчык белән сугышта, баганага менүдә, канат тартуда, агач атта йөгерүдә һәм әлбәттә, көрәштә көч сынаштылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot