news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә милли-мәдәни берләшмәләр активистлары катнашында 220 кешелек ифтар узган

24 апрельдә Удмуртиядә 220 кешелек ифтар узды. Уртак кичке ашны Удмуртиянең «Ак Калфак» татар хатын-кызлары берлеге һәм Удмуртия Республикасының «Наследие» халыклар берләшмәсе оештырды.

Ифтар ашларын алар бергәләп ел да оештырырга тырыша. Кичке ашка күп милләтле республиканың барлык халыклар вәкилләре чакырылган иде, дип яза БТК матбугат хезмәте.

Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Дагыстан мөфтие ярдәмчесе Абдулла Ахалов мөхтәрәм кунаклар булды.

Ифтарга төбәкнең 15 милли-мәдәни берләшмәләре активистлары һәм җитәкчеләре җыелды. Алар арасында Корея, Мари, Израиль, Башкорт, Казак, Таҗик, Үзбәк оешмалары, шулай ук Кытай мәдәнияте үзәге һәм башкалар катнашты, диелә хәбәрдә.

Кунаклар ифтар традицияләре белән танышты, кичәдә мөселман җырлары яңгырады. Ислам тарихы буенча викториналар үткәрелде. Чара ахырында һәр хатын-кызга роза чәчәге бүләк ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot