news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән

“Тайота” белән идарә итүче 18 яшьлек егет каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән бәрелешкән.

Удмуртиядә юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән
18.мвд.рф

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртиядә җиңел машина белән сөт ташучы машина бәрелешү аркасында биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Алабуга-Пермь юлының 104нче чакрымында “Тайота” белән идарә итүче 18 яшьлек егет каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында машина йөртүче һәм аның дүрт пассажиры шунда ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot