news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә «Йолдызлар яңгыры»нда 200дән артык бала катнашты

Сәхнәдән Тукай шигырьләре яңгырады, милли моңнар агылды.

Удмуртиядә «Йолдызлар яңгыры»нда 200дән артык бала катнашты
tatar-congress.org

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Удмуртиядә ике йөздән артык баланы җыйган чара гөрләде. "Йолдызлар яңгыры” фестиваль-конкурсы финалына узган яшь талантларның гала-концерты өч сәгатьтән артык барды. Чарада катнашучылар Удмуртиянең үзеннән, күрше Пермь төбәге, Татарстаннан килгәннәр иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Сәхнәдән Тукай шигырьләре яңгырады, милли моңнар агылды. Мондый чаралар башка милләт балаларын да тарта – Воткинск шәһәреннән удмурт кызы Карина Вахрушева "Су буе” җырын башкарып тамашачыларны сокландырды.

Шушы ук чарада “Туган телем-иркә гөлем” бәйгесенә йомгак ясалды. Можга шәһәреннән Хәким Газизуллин Г.Тукайның “Китмибез” шигырен сөйләп Бөтендөнья Татар конгрессының махсус бүләгенә ия булды", - дип яза Бөтендөнья конгрессының матбугат хезмәте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot