Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиядә яңа мәчет ачылды
Мәчетне Камбар районы Кама бистәсендә туып-үскән, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче Илгиз Шәмсиев төзеткән.
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Удмуртиянең Камбар районы Кама бистәсендә яңа мәчет ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аны Удмуртиядә туып-үскән, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче Илгиз Шәмсиев төзеткән.
Яңа мәчетне ул әтисе истәлегенә «Әсхәт мәчете» дип атаган. Мәчетне ачу тантанасында бистәдә яшәүче халык, район башлыгы, республика мөфтие, шулай ук башка регионнардан килгән имамнар һәм мөселманнар катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз