news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә XVIII “Чәкчәк бәйрәме – Баллы гаилә” узачак

“Быел без кунакларыбызны бәйрәмне яңача уздыру белән сөендермәкче булабыз”, - ди оештыручылар.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 28 октябрьдә Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә “Чәкчәк party” халыкара яшьләр акциясе нигезендә “Чәкчәк бәйрәме – Баллы гаилә” исемле чара узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә чараның координаторы Рушана Саттарова хәбәр итте.

“Бу чара безнең инде 8 тапкыр уздырыла. Әмма килгән кунакларыбызны быел яңа формат белән сөендермәкче булабыз. Бәйрәмебездә барлыгы 4 гаилә сынаулар үтәчәк. Катнашучылар визиткага һәм иҗади бәйгегә әзерләнеп килергә тиеш. Шулай ук һәр гаилә үзенең чәкчәген тәкъдим итәчәк”, - дип сөйләде Рушана Саттарова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100