news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә узган Коръән укучылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Конкурста 16 яшькәчә балалар катнашкан.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Удмуртиядә узган республикакүләм Коръән уку конкурсы җиңүчеләре билгеле. Бу хакта "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Конкурста 16 яшькәчә булган үз белемнәрен сынап карарга теләгән 200гә якын бала катнашкан. Аларның барысы да диярлек мәчетләрдә якшәмбе мәктәпләрендә белем алучылар.

Конкурс ике номинациядә узды: «Яраткан сүрә» һәм «Минем байлыгым». «Яраткан сүрә» номинациясе элек үткәрелә торган конкурс белән охшаш: катнашучы үзе өйрәнгән сүрәләрнең санын белдерә һәм үзе сайлаган сүрәне укый.

«Минем байлыгым» номинациясендә Коръәннең берничә өлешен (джуз) өйрәнгән балалар катнашты. Монда таләпләр тагын да югарырак: жюри әгъзалары катнашучыдан Коръәннең үзе сайлап алган өлешенең теләсә кайсы урыныннан сорарга мөмкин, ә катнашучы укуын дәвам итәргә тиеш. 

Җиңүчеләр:

«Яраткан сүрә» номинациясе
(малайлар арасында)
1нче сыйныфка кадәр:

Абдуллах Гастинов
Әнсар Миндуллин
Исмаил Хожибобоев
Тимерлан Хәйдәров
1-4нче сыйныф
Хәлил Газизов
Илһам Шәрипов
Хәлид Лопатин
16 яшькәчә
Шамил Шәрипов
Абдулла Гәрәев
Абдурахим Мөхәммәд
(Кызлар арасында)
1нче сыйныфка кадәр

Зәйнәб Зарипова
Зәйнәб Әхтәмова
Махина Салохитдинова
1-4нче сыйныф
Азалия Хуҗахмәтова
Айша Абдулхадова
Самира Әшрапова
16 яшькәчә
Хадиса Содикова
Алинә Әхтәмҗанова
Асия Мөхәммәтшина
«Минем байлыгым» номинациясе
(малайлар арасында)

Ярты джуз

Ринат Гариев
Али Корепанов
Ибраһим Нуров
Абдуллаһ Бурибоев
Бер джуз
Хәким Газизуллин
Усман Хөсәинов
Әхмәд Хөсәинов
Мөхәммәд Сафин
(Кызлар арасында)
Ярты джуз

Сафия Шаһигәрәева
Алия Кунгурова
Фатыйма Нәбиева

Бер джуз

Алия Газизова
Әминә Газизова
Алия Әшрапова
Бер ярым джуз

Әминә Ризатдинова
Мәрьям Сафина
Ясминә Газизуллина
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100