news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә узачак "Касыймовлар җыены" бер нәсел кешеләрен очраштырачак

Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсе авылларында сибелеп яшәүче Касыймовлар 12 августта җыен үткәрә.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 12 август көнне сәгать 10.00 дә Удмуртия Республикасының Балезен районы Кестем авылында “Касыймовлар җыены” узачак. Проект авторы Фәридә Касыймова сүзләренчә, анда Касыйм хан нәселен дәвам итүчеләр җыелачак. Әлеге ырудан гына да 150дән артык кеше килүе көтелә.

“Касыймов фамилияле кешеләр яши торган берничә авыл бар. Алар Удмуртия Республикасында гына түгел, Киров өләсендә дә шактый күп. Мин Чигир татарлары тарихын өйрәнә башладым һәм Касыймовлар гаилә шәҗәрәсе белән кызыксынып киттем. Аларның барысын бергә туплап, кемнәрнең кайда ничек яшәүләрен, кемнәр булуларын беләсем, аларны күрәсем килде”, - ди Фәридә Касыймова.

Аның сүзләренчә, бу идеяны Касыймовларның калган вәкилләре дә хуплаган. Алай гына да түгел, башка татар авылларында яшәүче башка ыру вәкилләре дә шундый җыеннар уздырырга теләкләре барлыгын белдерде, ди Фәридә Касыймова.

“Касыймовлар җыены”на килгәндә, чарада шәҗәрә белән танышу булачак, Касыймовалардан концерт программасы тәкъдим ителәчәк, мастер-класслар уздырылачак, күргәзмәләр оештырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100