news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә "Татарча базар"га әзерләнәләр

Заманча татар мәдәнияте фестивале октябрь башында узачак.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). 7 октябрь көнне Удмуртиянең "Спартак" халык иҗаты йортында "Татарча базар" заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Иман" берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Фестивальдә берничә юнәлештә эш алып барылачак. Мәдәни программада мөнәҗәтләр әйтү һәм хореография буенча остаханәләр, күп конкурслар лауреаты Динар Шәймәрданов чыгышы каралган. 
 
Фестивальдә төрле музейлар белән танышырга, милли кием-салым, азык-төлек, татар телендә китаплар сатып алырга мөмкин булачак. 
 
Җирле "Ак калфак" оешмасы вәкилләре кунакларны калфак чигү серләренә төшендерәчәк. 
 
"Яңарыш" газетасы редакциясе 2019 елның беренче яртыеллыгына язылучылары арасында лоторея уйнатачак, диелә хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100