news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә татар телен өйрәнү курслары эшли башлады

Әлеге курсларда укучылар татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм гореф-гадәтләре турында беләчәк.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Удмуртия Республикасында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар ачылды. Курсларны республиканың Татар иҗтимагый үзәге Удмуртиянең Милли сәясәте министрлыгы ярдәмендә оештыра.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада әлеге курслар 24 төркемдә үткәреләчәк. төркемнәрнең ундүрте - гыйнвар-май айларында, ун төркем сентябрь-декабрь айларында эшләячәк.

Татар телен өйрәнү курслары Ижевск шәһәренең Җәмигъ һәм Үзәк мәчетләрендә, шулай ук Глазов, Можга, Сарапул мәчетләрендә, аннан Сарапул шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә, Сарапул районының Уральск авылы мәдәният үзәгендә, Сюмси авылы китапханәсендә, Сюмси районының Килмез авылы урта мәктәбендә, Камбар районының Кама авылы китапханәсендә алып барыла.

Татар телен өйрәнү курслары төрле яшь төркемнәре өчен үткәрелә. 

Башлангыч төркемдә уку алфавиттан, татар хәрефләрен өйрәнүдән башлана. Балалар төркемнәрендә дәресләр уен формасында уза.

Әлеге курслар - татар телен саклап калуның бер формасы. Курс программасы татар телен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Шулай ук курсларда укучылар татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм гореф-гадәтләре турында беләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100