news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә татар тәрбиячеләренә шәҗәрә төзү ысулларын өйрәткәннәр

Чарада утызлап тәрбияче катнашкан.

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Удмуртиядә онлайн-сервис аша ата-аналар һәм балаларны шәҗәрә ясау ысулларына өйрәткәннәр. Мастер-класс Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы белән берлектә оештырылган шәһәркүләм семинарда уздырылган. Бу хакта җирле татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы активисты Бриллиант Абдрахманова хәбәр итә.
 
Бу чарада 30га якын тәрбияче, “Ак калфак” әгъзалары катнашты.Тәрбиячеләргә “Шәҗәрә агачлары”, “Бармак уеннары” тәкъдим ителде. “Ак калфак” әгъзасы, тәрбияче Ләйсән Миннәхмәт кызы онлайн-сервис аша ата-аналар һәм балаларны шәҗәрә ясау ысулларына төшендерде. 
 
Ә инде семинарның иң күңелле өлеше – Нәүрүз бәйрәме булды.
 
Кунакка удмуртлар, рус күршеләре килде. Ерактан Әзербайҗан дусларыбыз килүе кунакларны шаккатырды. Алар буш кул белән түгел, ә үзләренең милли ашларын һәм халык уеннарын алып килгән иде. 
 
Балалар бик тырышып, оста итеп җырлады, биеде, уйнады. Бәйрәмдә Кыш бабай һәм Нәүрүз көч сынашты. Балалар һәм кунаклар да читтә калмады Нәүрүзгә булышты. Кыш бабай җиңелде, биләмәләрен Нәүрүзгә тапшырды. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot