Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиядә татар мәдәнияте турында күргәзмә ачылды
Биредә көнкүреш әйберләре, милли кием-салым, савыт-саба, бизәнү әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре тәкъдим ителгән.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Сарапул музей-тыюлыгының туган якны өйрәнү музеенда татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә багышланган «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Татар-информ»га Сарапул музее директоры Сабина Креклина хәбәр итте.
«Экспозиция өлкән һәм яшь буын игътибарын җәлеп итә. Тарихи белем бирү кысаларында әлеге күргәзмәне бик күп кеше карар дип өметләнәбез», — дип сөйләде Креклина.
Татарлар саны буенча Удмуртиядә яшәүче этнослар саны буенча өченче урында тора. Экспонатлар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.
«Татарларда кунакта» күргәзмәсе 200 әйбердән тора. Аңа XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы бай этнографик материал керә. Биредә көнкүреш әйберләре, милли кием-салым, савыт-саба, бизәнү әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз