news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә "Татар кызы. Нәни асылташ" конкурсына әзерләнәләр

Бәйгедә 5-7 яшьлек кызлар катнашырга хокуклы.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). 1 августтан Ижевск шәһәрендә "Татар кызы. Нәни асылташ" бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Иман" берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Бәйгедә 5-7 яшьлек татар кызлары катнашырга хокуклы. Иң мөһиме алар ана телен белергә тиеш. Кастинг ноябрь аенда узачак. 
 
Шулай ук быел Удмуртия башкаласында "Татар кызы-2019" Халыкара бәйгесенең финалы узачак. Җиңүчегә кулдан эшләнелгән, ташлар белән бизәлгән таҗ һәм "Татар кызы" исеме тапшырылачак.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100