Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиядә «Татар кызы» һәм «Нәни асылташ» бәйгеләрендә җиңүчеләрне ачыкладылар
Конкурсның финалы 2 августта Ижевскида узды.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Удмуртиядә «Татар кызы» бәйгесендә иң матур һәм талантлы кызны ачыкладылар. Бу турыда оештыручылар сүзләренә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Конкурсның финалы 2 августта Ижевскида узды.
Конкурс дәвамында кызлар гүзәллектә һәм күркәмлектә генә түгел, үзләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен, туган телләрен белүләрен дә күрсәтте.
«Конкурсның миссиясе — милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклап калу һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру», — дип язды социаль челтәрләрдә Удмуртия спорт министры Александр Варшавский.
Бәйге быел беренче мәртәбә нәни кызлар арасында да үткәрелде. «Нәни асылташ» бәйгесендә 7 яшьлек Диләрә Гарданова җиңде. Кызның әнисе сүзләренчә, сәхнәдә Диләрә беренче тапкыр гына түгел, һәм ул тамашачылар каршына чыгудан ләззәт ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз