news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә «Татар кызы-2020» бәйгесенең финалы кичектерелә

Бәйге 4 апрельдә булырга тиеш иде.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Удмуртиядә «Татар кызы-2020» республикакүләм конкурсының финал көне кичектерелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моңарчы ул 4 апрельгә тәгаенланган иде. Коронавирус куркынычы сәбәпле, оештыру комитеты аны май аенда уздырырга ниятли.

Бәйгедә катнашучы кызларның әзерлек барышын социаль челтәрдә яктыртып барачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot