news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә "Татар кызы-2017" бәйгесендә җиңүчегә чәшке жилет бүләк итәчәкләр

Бәйгенең сайлап алу туры узды, финал – 2017 елның 16 апреленә билгеләнгән.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Ижевск шәһәрендә “Татар кызы-2017” Удмуртия Республикасының гүзәллек һәм талант бәйгесенә кастинг узды. Бу хакта "Удмуртия" дәүләт телерадикомпаниясе хәбәр итә. Оештыручылар сүзләренчә, быел бәйгегә барлыгы 30 гариза бирелгән булган. Кызларны 2017 елда үтәчәк бәйгедә катнашыр өчен татар телен белү – төп таләп итеп куелган.

Удмуртиядә “Татар кызы” бәйгесе алтынчы тапкыр оештырыла. Елдан-ел аның колачы киңәя бара. Бәйгедә 16-23 яшьлек татар кызлары катнаша. Республика күләмендә җиңү яулаган кыз Бөтенроссия бәйгесендә катнаша. Киләсе елда ул Уфада булачак, ә анда җиңүчегә исә төп бүләк итеп җиңел автомобиль вәгъдә ителә.

Удмуртиядә дә быел бәйгенең төп химаячесе махсус бүләк әзерләгән. Җиңүче кыз традицион калфактан тыш, чәшке жилет белән дә бүләкләнәчәк. Шулай ук программада да берникадәр үзгәрешләр бар.

Хәзер 2017 елның 16 апрелендә Ижевскиның  Яшьләр йортында узачак финалга әзерлек башланачак. Әзерлек сынауларын бөтенесе дә күтәрә алмаска мөмкин, дип кисәтә оештыручылар. Үткән ел, мәсәлән, кастингта сайлап алынган 14 кызның финалга 12 се генә барып җиткән.

“Бәйге үзеңне күрсәтү генә түгел, ә зур сынау да. Укудан соң репетицияләргә йөрергә, ялларда мастер-классларда катнашырга, моннан тыш үзебезгә милли баш киеме тегәргә, иҗади номер әзерләргә, эссе язарга кирәк иде. Остазларыбыз, бәйгедә катнашкан кызлар үзара дуслашып кына без бу сынауларны кичеп чыктык", – дип искә алып сөйли 2016 елда Удмуртиянең “Татар кызы” бәйгесендә җиңгән Лиана Гайнетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100