news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә татар эшмәкәрләре җыенын уздырырга һәм сайт ачарга килешенде

Удмуртия эшкуарлары ярдәм кулы сузганда гына түгел, ә милли тормышта актив катнашырга кирәк дигән фикергә килде.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, “Яңарыш”, Рәфилә Рәсүлева). Удмуртиядә татар эшмәкәрләре форумын уздырырга ниятлиләр. Бу хакта Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте, Татар иҗтимагый үзәге һәм республиканың татар телендә чыгучы “Яңарыш” газетасы Ижевскида оештырган очрашуда килешенде. Эшлекле сөйләшүгә шәһәр эшмәкәрләре чакырылган иде, дип яза “Яңарыш” газетасы.

Төбәктә татар эшкуарлары милли тормышны алып баруга һәрдаим ярдәм итә. Бу юлы да очрашу мөмкинлегеннән файдаланып, Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова эшкуарларны Удмуртия татарларының көнкүреше, көтелгән милли бәйрәмнәр һәм хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр белән таныштырды. Мәсәлән, Габдулла Тукай исемен йөрткән 6нчы гимназиягә капиталь ремонт таләп ителә, төбәктә татар көрәше белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруны кайгыртырга кирәк...

Мәгълүм булганча, Казанда быел 9-11 мартта алтынчы тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтәчәк. Анда Удмуртия эшмәкәрләре дә катнашачак. Эшмәкәр Фәрит Вәлитов ул форумның татар эшкуарларын берләштерүдән тыш, эшкуарлыкны үстерүгә булышуын да искәртте. Бу уңайдан Удмуртия эшкуарлары да ярдәм кулы сузганда гына түгел, ә милли тормышта актив катнашырга кирәк дигән фикерне белдерде. Яшьләр эшкуарлыкка килсен өчен, Динар Миннәхмәтов интернетта эшмәкәрләр турында сайт булдырырга, Рөстәм Усманов “Яңарыш” газетасында “Эшмәкәр белән әңгәмә” дигән даими сәхифә алып барырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100