Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиядә Татар әдәбияты көннәре була
Шуңа 2 көн каралган
(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). Удмуртиядә киң җәмәгатьчелек катнашында Татар әдәбияты көннәре уздырылачак.
20 февральдә Ижевск шәһәрендә Туган тел көне кысаларында телебезне, гореф–гадәтләребезне саклап калу, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Туган телем–иркә гөлем” дигән бәйрәм үткәрү ниятләнә.
20 февраль көнне шигырь уку, әдәби-музыкаль композиция һәм спектакль–миниатюралар, “Барысы да хәтердә” – видеофильмнар конкурслары; Муса Җәлил исемендәге китапханә белән танышу, әдәби-музыкаль кичә була. 21 февраль көнне Можга шәһәрендә шагыйрь Илгиз Кадыйровны искә алу кичәсе үткәрелә.
Татар дәүләт конгрессы сайты шул хакта хәбәр урнаштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз