news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә төп Сабан туе үтәчәк көн билгеле булды

Күрше республикада яшәүче милләттәшләребез Сабан туен июньнең икенче яртысында бәйрәм итәчәк.

Удмуртиядә төп Сабан туе үтәчәк көн билгеле булды
Рамиль Гали
(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Удмуртия Республикасында төп Сабан туе кайчан булачагы мәгълүм. "Яңарыш" газетасы хәбәр итүенчә, ул 30 июнь көнне Ижау шәһәренең "Чекерил" спорт комплексында узачак. 
 
Республиканың башка шәһәр, район, авылларында милли бәйрәмнәр түбәндәге даталарда уза: Сарапул, Можга, Воткинск шәһәрләрендә – 23 июньдә. Балезино районында  да шул ук көнне - 23 июньдә "Касимовлар җыены" оештырыла.  
 
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә Сабан туе 16-17 июньдә, ә Казанда һәм Чаллыда Сабан туе 23 июньдә уздырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100